Бүген Ринат Фазлыйәхмәтовның туган көне!

Бүген Ринат Фазлыйәхмәтовның туган көне! 13.06.2016

Ринат Фазлыйәхмәтов бер дә тиктормый. Арча ягы кешеләре, аннан чыккан күренекле шә­хесләр белән кызыксынуын дәвам итә, китап чыгару эшләре белән мәш килә. Язучы, шагыйрь, композитор, рәссам, артист, журналист халкының, төрле дәрәҗәдәге җитәк­че­ләр­нең якын дусты да әле ул. 

Ринат Әхмәтгали улы Фазлыйәхмәтов 1940 елның 13 июнендә Әтнә авылында туган. Сугыш башлангач әтисен хәрби хезмәткә алалар. Шул китүдән туган авылына әйләнеп кайтмый ул. Әнисе белән әбисе тәрбия­сендә үскән малайга бик яшьли тормыш йөген тартырга туры килә. Әтисезлек күңелен кимсетсә дә, яшь­тәшләре алдында баш би­рәсе килми. Мәктәптә тырышып укый, аеруча математиканы су урынына “эчә”. Казан дәүләт университе­ты­ның астрономия бүлегенә имтиханнар тапшырырга баргач, әнисенең сүзләре ко­лагыннан китми: “Улым, синнән башка берьялгызым нәрсә эшлим, кайт”. Документларын ала да Әтнәгә кайтып китә. Хисапчы булып эшли башлый. Сәүдә техникумына укырга керә. 2 ел укыгач, аны ташлый. Агроном булырга да уйлый. Анысын да ташлый. Педагогика институтының физика-ма­те­матика факультетында укып, диплом ала. Мәктәптә эш­ләгән чорында, күп бел­гәнгә, директор аны хәтта “профессор” дип йөртә торган булган. 

Эш яраткан егетне районда да күрәләр. Арча райкомына инструктор итеп алалар, аннан мәдәният бү­леге мөдире, башкарма комитет рәисе урынбасары, хакимият башлыгы урынбасары. Лаеклы ялга чыкканнан соң да музей директоры булып озак еллар эшли. 

– Беләсезме, техникум, авыл хуҗалыгы институтында алган дәресләр дә тормышымда шулкадәр кирәк булды. Әлеге уку йортларын тәмамламасам да, башлангыч нигез алдым. Бер ялгансыз әйтәм, эш барышында алган белемнәргә таяна идем, – ди Ринат әфәнде. – Укытучылык канга сеңгән булса кирәк, педагог булдым. Кызларым да шушы юнәлешне сайлады. 

Ринат аганың, белемнә­ремә таяна идем, диюе юкка түгел. 30 еллап район җи­тәкчеләренә доклад язган кеше ул. Моның өчен күп белергә, районны яхшы күзалларга, җирлектә булган вакыйгаларны тоя белеп, башкаларга үтемле итеп җиткерергә кирәк. Мон­дый сәләт күпләргә бирелми. Ә Фазлыйәхмәтовта бар. “Үз фикеремне район халкына җиткерә, сеңдерә белүем белән дә бәхетле кеше мин”, – ди тыйнак кына. 

Ул – әдәбиятка да гашыйк кеше. Аның өендә китаплар шулкадәр күп, мо­ның кадәр китап хәтта кайбер авыл китапха­нә­ләрендә дә юк. Татар, рус, чит ил язу­чы­ла­рының әсәр­ләрен гомере буе укыган кеше ул. Менә шуңа да аны язучылар яратты, хөрмәт итте. Мәш­һүр язучыларыбыз кул тамгаларын салып, китапларын бү­ләк итте. Социаль мәсьә­лә­ләр буенча урынбасар булып эшләгән елларында Арчага килүче кунак­ларны каршы алучы да, кунак итүче дә ул булды. Россия Президенты Борис Ельцинга күр­сәтү өчен әзерләнгән Сабан туенда да ул башлап йөрде. “Әлеге Сабантуйны онытырлык булмады, – дип искә ала Ринат әфәнде. – Мин – җа­вап­­лы кеше. Бөтен шартын туры китерергә кирәк. Кеч­кенә генә бер ялгышлык эшләсәң дә, хур булуың бар. Ничек итсәк иттек, бөтен Россиягә шау итәрлек бәй­рәм оештырдык”. 

Арча – Габденнасыйр Кур­сави, Шиһабетдин Мәр­җани, Шәмсетдин Күлтәси, Габдулла Тукай, Гомәр Бә­широв, Гариф Ахунов, Сибгат Хәким, Мөхәммәт Мәһ­диев, Гөлзада Сафиуллина, Айдар Фәйзрахманов кебек олпат талантларны биргән төбәк. Бу хакта без яхшы беләбез. Ринат әфәнде нә­сел-тамырлары Арча белән бәйләнгән башка шәхесләр­не дә барлап чыккан. Әйтик, Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Сәхәбиеваның әбиләре Арча ягыннан икән. Әстерхан­нан килгән дип йөргән Зиннур Нурмөхәммәтовның да әбисе шушы яклардан. Мәрьям Рахманкулова, Рөс­тәм Яхин, Азат Аббасов­ларның да нәсел җебе шушы төбәктән. Хәзер ул татар әдәбиятына, сәнгатенә үз өлешләрен кертүче яшьләр арасыннан арчалыларны эзли.

Чыганак: (“Ватаным Татарстан”, /№ 82, 16.06.2015/)


Назад