Бүген якташыбыз Рифат Җамал 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!

Бүген якташыбыз Рифат Җамал 65 яшьлек юбилеен бәйрәм итә! 01.10.2016

Бүген, 1 октябрь көнне якташыбыз  Рифат Җамалның туган көне!  “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 65 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!

Сезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

***

Шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамал (Рифат Җамалетдин улы Корбанов) 1951 елның 1 октябрендә Татарстанның Арча районы Мирҗәм авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Мирҗәмдә — башлангыч мәктәп, күрше Носы авылында сигезьеллык һәм 1969 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1969-1974 елларда Казан ветеринария институтында югары белем ала. Рәсми юллама белән Югары Ослан районы Борнаш авылына җибәрелеп, «Свияга» совхозында берничә ай ветеринария табибы булып эшләгәч, Рифатны армиягә алалар. Гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, ул үзе укыган ветеринария институтына өлкән лаборант булып эшкә урнаша, соңга таба анда кече фәнни хезмәткәр вазифаларын башкара. 1978 елның ахырларында Төрекмәнстанга китеп, бер ел чамасы СССР Госстандартының Ташауз шәһәрендәге лабораториясендә инженер булып эшли. 1979 елның октябреннән ул янәдән Казан ветеринария институтында: өлкән лаборант, хирургия кафедрасы ассистенты (1979-1988), шул кафедраның өлкән укытучысы хезмәтендә (1988-1991). Шул эш дәверендә 1985 елны кандидатлык, 1991 елда докторлык диссертацияләре яклый. 1991-1992 елларда Рифат Корбанов махсус чакыру буенча бер ел Саратов зооветеринария институтының хирургия кафедрасы мөдире булып эшләп кайта. 1993-1997 елларда ул — Казан ветеринария институтының (1995 елдан Казан ветеринария медицинасы академиясе) диагноз кую кафедрасы мөдире, 1998-2001 елларда исә академиянең ректоры хезмәтендә. 1994 елдан — профессор. 1998 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Галим буларак, Р.Корбанов — үз өлкәсенә караган дистәләрчә фәнни хезмәтләр, мәкаләләр, татарча язылган берничә фәнни китап авторы. 1999 елда ул фән өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының Дәүләт премиясенә лаек була. Рифат Җамал кечкенәдән шигъри җанлы булып үсә. Мәктәптә укыганда ук үзенең күңелендә туган уй-хисләрне, әйләнә-тирәсендә барган тормыш күренешләренә, вакыйгаларга, кешеләргә булган малайларча ихлас мөнәсәбәтен шигъри юллар аша чагылдырып барырга тырыша. Фән белән җитди шөгыльләнә башлагач та ул бу мавыгуын ташламый, тора-бара аның шигъри иҗатына мәхәббәт темалары, эш-хезмәт, яшәү мәгънәсе, кешенең үз намусы алдында җаваплылыгы, туган җир, туган тел, табигать турында фәлсәфи уйланулары килеп кушыла. Әнә шулай әкренләп-әкренләп узган гасырның туксанынчы еллар урталарыннан галим-шагыйрь үзенең язганнарын матбугат битләрендә дә бастыра башлый. Бу елларда әүвәл Арча район газетасында, аннан республика көндәлек матбугатында («Ватаным Татарстан», «Идел», «Мәдәни җомга», «Казан утлары», «Шәһри Казан» һ.б.) аның күп кенә лирик-фәлсәфи шигырьләре басыла. Ниһаять, 1996 елда «Күңел сүрәләре» дип аталган һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан уңай кабул ителгән зур булмаган шигъри җыентыгы дөнья күрә. Бу — әлегә галим-шагыйрьнең бердәнбер шигъри китабы.

Р.Җамал — 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Күңел сүрәләре: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Низамиев. — Казан: Идел-Пресс, 1996. —141 б.— 3000 д.

Бәйрәмова Г. Ректор-шагыйрьнең күңел сүрәләре // Мәдәни җомга. — 1999.—13авг.

Ибраһим X. Рифат Җамал: «Шагыйрь булмаганнар...» // Заман-Татарстан. — 2001. —2нояб.

Закиров X. Җиләк исе килә карлардан... // Мәгърифәт. — 2002. — 19 гыйнв.


Назад