Якташыбыз Фәнис Зыялыны туган көне белән котлыйбыз!

Якташыбыз Фәнис Зыялыны туган көне белән котлыйбыз! 14.10.2020 Фәнис Зыялы – татар халкына зур талантлар бүләк иткән Арча ягы егете. 1975 елның 14 октяберендә Өчиле авылында туган. Тукайның әнисе Мәмдүдә белән авылдаш ул. Фәнис, мәктәпне тәмамлап, Арча педучилищесында бер ел укыганнан соң, 1993 елда Төркиягә укырга китә. Бер ел Измир каласында төрек телен өйрәнеп, Конья шәһәрендәге Сельчук университетына укырга керә. Анда хокук факультетында белем ала. Шул ук уку йортында аспирантура бетерә.

Назад