Якташыбыз Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовнаны (Гөлназ Шәйхи) туган көне белән котлыйбыз!

Якташыбыз Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовнаны (Гөлназ Шәйхи) туган көне белән котлыйбыз! 04.11.2019

Бүген, 4 ноябрь көнне, якташыбыз Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовна (Гөлназ Шәйхи) туган көне!

Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр,яңадан-яңа иҗади уңышлар тели! Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

---- 

Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовна 1970 елның 4 ноябрендә Арча районы Каенсар авылында туган.

1988–1993 елда КДПИның тарих-инглиз теле бүлеге студенты. 1993-1997 елларда Казанның 15 татар гимназиясендә тарих һәм инглиз телләре укытучысы.

1997–2002 елларда “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясендә “Дөнья” студиясе әзерләгән “Татарстан авазы” тапшыруының авторы һәм алып баручысы.

2002 елдан БТК БКның матбугат үзәге җитәкчесе

Татарстан журналистлар Берлеге әгъзасы

“Күңел – дәрья” китабы авторы


Назад