![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
Якташыбыз Руденко Гөлзада Рәкыйп кызын туган көне белән котлыйбыз!

Руденко Гөлзада Рәкыйп кызы 1956 елның 30 августында ТАССР Арча районы Үрнәк авылында туган. Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының генераль директоры, РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- 1978-1981 Яр Чаллыда ВЛКСМның Комсомомол район комитеты инструкторы (1978), икенче сәркатип (1981).
- 1984 елдан Яр Чаллы КПССның Комсомол район комитеты пропаганда бүлеге мөдире урынбасары.
- 1988 елдан «Камгэсэнерготөзелеш» берләшмәсенең райком хокукындагы партком сәркатибенең урынбасары.
- 1987 елда Вьетнамда (ГЭС коручы ире янәшәсендә) ССРБ белгечләре парткомы сәркатибе урынбасары.
- 1991 елда «Эврика» мәгълүмати үзәге (элекке «Камгэсэнерготөзелеш» берләшмәсенең һөнәри берлеге китапханәсе) директоры.
- 1997 елда Колумбиядә (ГЭС коручы ире янәшәсендә) РФ белгечләре арасында хатын-кызлар шурасы рәисе урынбасары.
- 1999 елның февраленнән Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәдәният һәм сәнгать идарәсе башлыгы.
- «Леон–Тур» туристлык фирмасы башлыгы.
- 2002 елның ноябреннән Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының генераль директоры.
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- РФ атказанган мәдәният хезмәткәре
- РФ хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге махсус премиясе лауреаты
- Фридрих Хаас медале (Алмания)
- Ломоносов исемендәге орден (РФ)
- 2006 «Татарстанның иң данлы хатын-кызы»
- 2007 Татарстанның «Ел шәхесе»