Бүген якташыбыз, Арча муниципаль район башлыгы, Илшат Габделфәрт улы Нуриев 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә!

Бүген якташыбыз, Арча муниципаль район башлыгы, Илшат Габделфәрт улы Нуриев 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә! 06.11.2017

Бүген, 6 ноябрь көнне, Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның туган көне - 50 яшьлек юбилее!

Хөрмәтле Ильшат Габдельфартович! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай кешеләрне сөендереп яшәгез! Арча халкы Сез башкарган хезмәтегез өчен зур рәхмәтләр белдерә!

                                                                                                     Арча якташлыгы

***

Нуриев Ильшат Габдельфартович родился в 6 ноября 1967 года в деревне Апазово Арского района.

Окончил Казанский сельскохозяйственный институт по специальности "экономист-организатор" (1990 г.), Московскую коммерческую академию по специальности "менеджмент". 


В 1983 - 1984 гг. - тракторист совхоза "Ватан", Арский район.
В 1990 - 1996 гг. - начальник колбасного цеха Балтасинского РайПО, Балтасинский район.
В 1996 – 1999 гг. - заместитель председателя Балтасинского РайПО, Балтасинский район.
В 1999 – 2008 гг. - генеральный директор ОАО "Шеморданский мясокомбинат", Сабинский район.
В 2008 – 2009 гг. - проректор Казанского Государственного аграрного университета, г.Казань.
В 2009 – 2014 гг. - директор филиала ОАО "Вамин-Татарстан" "Балтасинский маслодельно-молочный комбинат".
В 2014 - 2015 гг. - руководитель исполнительного комитета Арского муниципального района, г.Арск.

С сентября 2015 г. - глава Арского муниципального района. 

Кандидат экономических наук.

Заслуженный работник пищевой промышленности РТ (2006 г.).

Женат, имеет двоих детей.


Хөрмәтле Илшат Габделфәртович!

Без Сезне тормышыгыздагы истәлекле вакыйга- 50 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, авыр һәм гаять җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез!

Сез үзегезнең тормыш юлыгызны районыбыз белән бәйләдегез, гомерегез буе туган җиргә тугрылыклы булып, халык белән бергә, кешеләр мәнфәгатьләрен кайгыртып яшисез. Башкаларга игътибар һәм ихтирамлылык, гадилек, кешелеклелек – Сезне бизәп торган сыйфатлар. Шуңа Сезне районда яраталар, хөрмәт итәләр.

Сез менә өч ел инде республикада иң зур районнарның берсе булган Арча районы белән уңышлы җитәкчелек итәсез, районыбыз һәр өлкәдә, булган кыенлыкларны җиңеп, яңа үрләр яуларга омтыла. Ашлык, сөт җитештерү буенча лидерлар сафында.

Без, «Арча хәбәрләре» газетасы редакциясе һәм “Арча” радиосы коллективлары, Сезнең массакүләм матбугат чараларына булган игътибарыгызга рәхмәтле, Сезнең киңәшләрегез эшебезне тагын нәтиҗәлерәк итә, Сезнең ишекләр һәрвакыт, һәркем өчен ачык.

Хөрмәтле Илшат Габделфәртович! Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез аяз булсын! Сезнең җитәкчелектә районыбыз чәчәк атсын!

Иң изге теләкләр белән “Арча хәбәрләре» газетасы редакциясе һәм “Арча” радиосы коллективлары.


Назад