Якташыбыз Булат Сәлаховны туган көне белән котлыйбыз!

Якташыбыз Булат Сәлаховны туган көне белән котлыйбыз! 21.03.2019 Бүген, 21 март көнне, якташыбыз Булат Сәлаховның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Булат Сәлахов 1952 елның 21 мартында Арча районының Алан авылында туа. Курса сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Кукмарада ГПТУда укый. Казанда эшли, армия хезмәтеннән соң Чаллыга килә. «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы халык театрында артист, Казан мәдәният институтын тәмамлагач, режиссер була. Драма әсәрләре яза. Хәзерге вакытта Чаллы татар дәүләт драма театры артисты.

Назад