Айдар Фәйзрахмановка 60 яшь тулды!

Айдар Фәйзрахмановка 60 яшь тулды! 30.01.2015 “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 60 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!

Сезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели. Талантыгыз, искиткеч тавышыгыз, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләрнең күңелен яулап гомерегезне халыкка хезмәт итүгә багышлыйсыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

Сезне хөрмәт итеп, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы.



Назад