Якташыбыз Галиәхмәт Шаһины туган көне белән котлыйбыз!

Якташыбыз Галиәхмәт Шаһины туган көне белән котлыйбыз! 24.08.2015

Без якташыбыз Галиәхмәт Шаһины туган көне белән котлыйбыз! Хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Һәркемгә кирәк булып алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

Шаһиәхмәтов Галиәхмәт (Галиәхмәт Шаһи) 1949 елның 24 августында Татарстан Республикасының Арча районы Шура авылында туа. Авылда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, аңа читкә чыгып китәргә туры килә. Йошкар-Олада урта белем ала, шул шәһәрдә үк технология техникумын тәмамлый. Дипломлы яшь белгеч сәүдә системасында эшли. Тормыш аны кая гына ташламый: Екатеринбург, Уфа, Оренбург, Ташкент, Алма-Ата шәһәрләрендә яшәргә, эшләргә туры килә. Ләкин, туган яклары истән чыкмый гел үзенә тартып тора. Казан дәүләт университетында укыган елларда ул Арча районы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли, аннан Мөслим районы Баек авылында рус теле һәм әдәбиятын укыта. Ә инде 1984 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга килеп урнаша. Хәзерге вакытта ирекле иҗат белән шөгыльләнә.

Галиәхмәт мәктәптә укыганда ук шагыйрь Габдулла Тукайның якташы булуы белән горурланып яши. Ул вакытларда класс белән Тукай Кырлай авылында бик еш булырга туры килә аңа. Шигърият дөньясына оеткы аңа бала вакытта ук салына. Туган якларыннан еракта яшәү үзенекен итә, якыннарын сагынып, юксынып яшәү ул вакытларда ук ак кәгазь битләренә шигъри юллар булып төшә. Укучылар аның җимешләре белән тәүге китабы аша 1997 елдан ук танышлар. Туган ягының табигатен тасвирлап, авыл кешеләре, якыннарын сагынып язган шигырьләрен дулкынланмый уку мөмкин түгел. Хәзерге көндә 11 шигъри җыентык авторы.

2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2007 елдан Язучылар оешмасы каршында оешкан «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең шеф-консультанты.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Кояшлы юл» (1997), «Мәхәббәт елгасы» (2000), «Кулым җылысы» (2001), «Моңлы китап» (2001), «Ай ташы» (2002), «Әүлия чишмәсе» (2002), «Канатлы еллар» (2003), «Сандугач кайткан таллыкка» (2004),.


Назад