Бәйрәм белән сезне,өлкәннәребез!

Бәйрәм белән сезне,өлкәннәребез! 01.10.2015 Сезне көзге якты бәйрәм — Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз! Бу — безнең барыбыз өчен дә үзгә бәйрәм. Өлкән буын кешеләре зирәклек чыганагы, уникаль белем һәм тормыш тәҗрибәсен саклаучылар булып тора һәм менә шуңа күрә дә яшь буын өчен алар кыйммәтле байлык санала. Нәкъ менә тормышта авыр минутлар булганда, киңәш сорап, сезгә мөрәҗәгат итәбез, сезнең белән шатлык, уңышларыбыз турында уртаклашыбыз. Кадерле ветераннар! Фидакарь хезмәтегез, зирәклегегез, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәгез, һөнәри осталыгыгыз бәрабәренә яулаган әлеге көзге якты бәйрәм — рәхмәт белдерү, хөрмәт күрсәтүнең кечкенә бер өлеше генә әле. Сезнең гомер -ул байлык. Сез безнең тормышыбызны бизәүчеләр. Сезгә түбәнчелек белән баш иеп, хөрмәт һәм чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.

Ихтирам белән «Арча якташлыгы»



Назад