Якташыбыз Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиевны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Якташыбыз Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиевны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 11.09.2019

Бүген якташыбыз Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиеваның туган көне — 60 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиева 1959 елның 11 сентәберендә Татарстанның Арча районы Казанбаш авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе—булачак галим һәм халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев, әнисе—Лилия Бәширова (халык язучысы Гомәр Бәшировның кызы). 

1960 елда Мәһдиевләр гаиләсе Казанга күчеп килә. 1976 елда Гәүһәр Мәһдиева Казанның 126 урта мәктәбен, 1982 нче елда— Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1982 елдан Казан педагогика институтының рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасында ассистент булып эшли. 1984-1987 елларда Казан дәүләт университетында аспирантура үтә, 1988 елда Урал дәүләт университетында (хәзерге Екатеринбург шәһәре) рус әдәбияты тарихы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 1990 елда Г. Хәсәнова Татарстан китап нәшриятына матур әдәбият редакциясе редакторы булып эшкә килә һәм бүгенгәчә анда хезмәт итә.

1(1108).jpgТатарчадан русчага тәрҗемә итә башлавы 90 нчы елларга туры килә. Беренче тәрҗемәләре "Идел" журналында басыла. Бу өлкәдә үзенең остазлары һәм ярдәмчеләре итеп ул Сергей Малышев, Роза Кожевникова, Рөстәм Сабировны саный.



Мөхәммәт Мәһдиев хатыны Лилия (утырып торалар), балалары Искәндәр һәм Гәүһәр белән, 1994 елның августы.

Г. Хәсәнова тәрҗемә иткән авторлар арасында—Аяз Гыйләҗев, Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Әхәт Гаффар, Зиннур Хөснияр, Факил Сафин, Әнәс Хәсәнов, Фәнис Яруллин һәм башкалар. Әдәби әсәрләрдән тыш, Гәүһәр Хәсәнова күп кенә публицистик һәм мемуар язмалар тәрҗемә итте, Г. Хәсәнова тәрҗемәләре "Идел", "Татарстан", "Наш современник" журналларында дөнья күрде. Фәнис Яруллинның "Йөртә безне язмышлар" исемле повесте 2000 елда өч телдә аерым китап булып чыкты, русчага тәрҗемәсен ("Былинка на ветру") Г. Хәсәнова эшләде. 2005 елда Татарстан китап нәшрияты "Мөхәммәт Мәһдиев: Язучы турында замандашлары" исемле китап-альбом бастырды. Китапның концепциясе, төзелеше, фото һәм әдәби әсәрләр, интервью, көндәлек дәфтәрләрдән өзекләр сайлап алу язучының кызы—Г. Хәсәнова тарафыннан эшләнде. Быел Татарстан китап нәшрияты Г. Хәсәнова тәрҗемәсендә татар язучыларының хикәяләре җыентыгын рус телендә бастырып чыгарачак.

Татар әдәбиятының матур үрнәкләрен русча укучыларга җиткерү— әдәбиятыбызның мөһим бурычларыннан берсе. Бүгенге көндә Гәүһәр Хәсәнова Мөхәммәт Мәһдиев һәм бүгенге талантлы татар язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итү белән мәшгуль.

Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиева бүгенге көндә Татарстан Фәннәр академиясендә эшли, фәнни аналитика бүлеген җитәкли.

Гәүһәр ханым белән әңгәмә


Назад