Якташыбыз Зиннур Тимергалиевны туган көне белән котлыйбыз!

Якташыбыз Зиннур Тимергалиевны туган көне белән котлыйбыз! 14.07.2020 Якташыбыз, прозаик һәм шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Зиннур Тимергалиевны туган көне белән котлыйбыз! Аңа яңадан-яңа иҗат уңышлары һәм сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!

Зиннур Тимергалиев 1974 елның 14 июлендә Арча районы Сөрде авылында биш балалы гаиләдә икенче бала булып туган.

1991 нче елда Яңа Кенәр урта белем мәктәбен тәмамлый. 1992-1994 елларда Грузия Республикасында солдат хезмәтен үтә.

1996 елда МВД системасына эшкә керә, 2008 нче елда сәламәтлегем какшау аркасында ялга озатыла. 2 нче төркем инвалид.

Өйләнгән, өч бала атасы.

Зиннур Тимергали "Алма кебек кызарасың", "Ачуланма", "Назлы җилләр", "Кире кызый" кебек танылган җырлар, "Кичә яраттым" исемле китап авторы. Арчада яши.



Назад