Якташыбыз Рөстәм Закировны туган көне белән котлыйбыз!

Якташыбыз Рөстәм Закировны туган көне белән котлыйбыз! 11.05.2023

Бүген, 11 май көнне якташыбыз Рөстәм Раиф улы Закировның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Сезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!


Сезне хөрмәт итеп, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы.

--------

Рөстәм Закиров – популяр эстрада җырчысы, Татарстанның халык артисты (2014 елның 6 маеннан)

Рөстәм Раиф улы Закиров Арча районының Урта Пошалым авылында 1967 елның 11 маенда дөньяга килгән. Казан педагогика институтының музыка факультетын тәмамлый.

1988 елда «Татар җыры» бәйгесендә катнашып, Казан сәхнәсенә беренче мәртәбә аяк басты. 1993 елда ике җыр: «Иске Карурман» һәм«Агыла да болыт агыла» җырларын башкарып, Гран-при яулый. 1993 елда Илсур Хөснетдинов сүзләренә Ганс Сәйфуллин язган «Ташлама син мине, ташлама» җыры белән популярлык казана.

Туган авылында 2004 елдан башлап, кыш уртасында һәр елны “Пошалым чаналары” җыр фестивале уза. Рөстәм Закиров фестивальгә нигез салган, үз хисабына үткәрә башлаган бу чара Арчада гына түгел, бүген Татарстанда да билгеле.


Назад