Хөрмәтле педагоглар, педагогик хезмәт ветераннары!

Хөрмәтле педагоглар, педагогик хезмәт ветераннары! 05.10.2023

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм – Укытучы көне белән котлыйм! Сез безне сабыр гына, аңлап һәм яратып шәфкатьле, хезмәт сөючән булырга, туган ягыбыз һәм гаиләбезгә тугрылыклы калырга, бервакытта да яхшылыкка өметне югалтмаска өйрәтәсез. Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз, сездән үрнәк алабыз, шундый актив гражданлык һәм тормыш позициягезгә сокланабыз.

Бүген Укытучы шәхесенең һәр кеше тормышындагы әһәмиятенә бәя биреп бетерүе кыен. Киләчәк буынның язмышы һәм тормышы, илнең иртәге көне күп дәрәҗәдә педагог һәм остазга, аның һөнәри һәм кешелек сыйфатларына бәйле.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм эшегездә иҗади дәрт, матди җитешлек, гаиләләрегезгә тотрыклылык телим. Янәшәдәгеләрегез җылы карашы һәм игътибары белән сөендереп торсын. Тормышта рәхим-шәфкатьлелек сезне беркайчан да ташламасын, көч-куәтегез озакка җитсен!

Ихтирам белән “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Ф.Н. Мөсәгыйтов


Назад