Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
Бүген якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Фәтхрахман кызы Сәфәргалиеваның туган көне –70 яшьлек юбилее!
Фәрдия Сәфәргалиева - режиссер, сценарист, алып баручы.
1976-1992 елларда – Ульяновск шәһәре урта мәктәбе математика укытучысы;
1992- 1998 елларда – Б. Урманче музеенда, “Казан” Милли - мәдәни үзәгендә хезмәт куя;
1998-2004 елларда – Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә режиссер-постановщик;
2005-2011елларда – Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театрының әдәби-драматик бүлеге җитәкчесе.
Сәфәргалиева Фәрдия Фәтхрахман кызы 1953 елның 10 мартында ТАССРның Арча районы Урта Бирәзә авылында укытучылар - Бибинур Әхмәтҗан кызы һәм Фәтхерахман Фәйзрахман улы Фәйзрахмановлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә.
Урта мәктәпне тәмамлагач, Фәрдия Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика бүлегендә белем алып, юллама буенча Ульяновскига эшкә җибәрелә. Биредә Сембер төбәгендә укытучы булып эшләү елларында, ул “Таң” исемле татар теле түгәрәге оештыра, милли бәйрәмнәрне балаларга өйрәтә.Үзенең матбугатта басылган мәкаләләрендә, ялкынлы шигырьләрендә туган телгә, туган туфракка мәдхия җырлый.
Шул төбәктә үткәрелеп килүче “Сембер җыры” бәйгеләрендә дә җырчы һәм алып баручы буларак та катнаша. 1991 елгы конкурска Казаннан да танылган татар артистлары чакырыла. Әлеге җыр бәйгесен тамаша кылырга килүчеләр арасында күренекле сүз остасы Рәшит Сабиров та була. Нәфис сүз остасы Фәрдия Сәфәргалиеваның сәхнәдә күргәч: “Сиңа Казанга килергә кирәк, синең урының шунда”, дип үзенең киңәшен бирә...
1992 елда Фәрдия Сәфәргалиева гаиләсе белән Казанга кайта. “Казан” Милли-мәдәният Үзәгендә мәдәни чаралар буенча инструктор, аннан бүлекнең сәнгать җитәкчесе була, бер ел Б.Урманче музее директоры булып та эшли. Татар зыялылары турында “Таныш исемнәр” кичәләре, мәктәп укучыларын галимнәр, әдипләр, сәнгать әһелләре белән очраштырган “Кызыклы очрашулар” циклы, ялгызлар өчен “Парсыз балдаклар” дигән таныштыру кичәләрен ай саен үткәрә башлый. Аларның барысына да сценарийны язып, үзе сәхнәгә куя һәм үзе алып та бара.
1993 елда Фәрдия Сәфәргалиева Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә һәм “Театральләштерелгән чаралар һәм бәйрәмнәр режиссеры” дигән югары белем үзләштерә. Укуын тәмамлагач, ул Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә эшкә килә, режиссер булып эшли башлый. Филармониянең әйдәп баручы коллективлары, танылган сәнгать осталары катнашында бик күп татар концертлары оештыра.
Ф.Сәфәргалиева I Халыкара татар җырын башкаручыларның И.Шакиров исемендәге конкурсның оештыру комитеты составында уңышлы хезмәт куя; конкурсның Гала-концертының режиссеры һәм сценарий авторы була.
2005-2011 елларда Фәрдия Сәфәргалиева Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли.
Китаплары
“Елларымны югалтма” (“Посвященные тебе годы”, 2010)- шигырьләр китабы
“Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры” – “Казанский Татарский государственный театр юного зрителя имени Габдуллы Кариева” (2012) китабының төзүче-авторы.
Мактаулы исеме
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2003)
Ул озак еллар режиссер, сценарист, алып баручы буларак, башта – 1992-1998 елларда «Казан Милли – мәдәни үзәге»ндә; 1998-2004 елларда – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хезмәт куя, 2005-2011 елларда – Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының әдәби-драматик бүлеге җитәкчесе, 2012 елда – Татарстан Язучылар берлегендә пропаганда бүлеге мөдире булып эшли.
Татар музыка сәнгатен пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен ул 2002 елда ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә; Музыка сәнгатен үстерүдәге казанышлары өчен аңа 2003 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә.
Музей хезмәткәре буларак, шәхсән миңа да ул алып барган концертларны бик еш күрергә туры килде. Ул филармониянең әйдәп баручы коллективлары, танылган сәнгать осталары катнашында бик күп татар концертлары оештырды. Соңгы елларда үткәннәре дә хәтердә уелып калган торганнардан: Рабига Сибгатуллина белән Фәрит Хатыйповның 60 яшьлекләре уңаеннан «Җыр бәйрәме» дип исемләнгән юбилей кичәсе (2008 ел), Гарифҗан Мөхәммәтшинның 70 яшьлеге уңаеннан узган «Ярый әле бу дөньяда матурлык бар» дигән кичә (2011 ел). Шулай ук Фәрдия апаның затлы хезмәтләре рәтендә Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе уздырган кичәләрдән, Илһам Шакировның туган көненә багышланганнары (2013, 2014, 2018 елларда); Айрат Арслановны искә алу кичәсе (2013 ел); «Илһамият» клубының беренче кичәсе (2015 ел) дә бар. Алар барысы да матур хатирә булып күңелдә саклана. Шулай ук, 2022 елда күренекле шагыйрьләр, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары – Зөлфәт, Рөстәм Мингалимгә һ.б. багышланган Татарстан Язучылар берлеге оештырган әдәби-музыкаль кичәләрнең сценарий авторы да булды.
Шигъри җанлы, милли җанлы Фәрдия ханым үзенең хис-тойгыларын шигырь юлларына күчерә, җыр текстлары иҗат итә. Аның шигырьләре элек Ульяновскиның «Өмет» гәзитендә, соңрак «Казан утлары» һәм башка бик күп гәзит-җурналларда басыла. 2010 елда аның «Елларымны югалтма» исемле беренче шигырьләр китабы чыкты. 2022 елда аның шигырьләре Татарстан китап нәшрияты тарафыннан әзерләнгән «Яңа гасыр моңнары» дигән альманах-җыентыкта (төзүчеләре: Газинур Морат, Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех) төрле буын авторларының әсәрләре белән дөнья күрде.
Бүгенге көндә дә иҗаттан аерылмый Фәрдия ханым. Ул һаман да сценарийләр, шигырьләр яза, аларны һәм байтак шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйли. Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе музеена Фәрдия апаны чакырып, видеога яздырып алып мин аларны социаль челтәрләрдә дә күрсәтеп барам. Кичәләрендә катнашкан артистларның чыгышларын, анда яңгыраган җырларны, шигырьләрне тирәннәнрәк ачып бирү максатыннан, тамашачыларны сокландырган сәхнә бизәлешләренең – искитмәле видеорәтләрнең режиссеры да әле ул – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Сәфәргалиева!
Бер гомергә ниләр генә сыймый:
Күпме күз яшьләре түгелгән...
Очрашулар, югалтулар аша
Язмыш сукмаклары үтелгән.
Бер гомергә ниләр генә сыймый:
Мәхәббәт тә анда, нәфрәт тә.
Сабый бала сулышының тәме,
Хатирәләр тулы йөрәк тә...
Бер гомергә ниләр генә сыймас,
Насыйп булса җырың сузарга.
Замананың котсыз фаҗигасы,
Комачауламаса гомер юлын
Ахырына кадәр узарга.
Ф.Сәфәргалиева
(«Елларымны югалтма» исемле шигырьләр китабыннан).
Чыганак: https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A4%D3%99%D1%80%D0%B4%D0%B8%D1%8F_%D0%A1%D3%99%D1%84%D3%99%D1%80%D0...
https://vk.com/id221562913?w=wall221562913_1385%2Fall
Фото: https://vk.com/id221562913?w=wall221562913_1385%2Fall&z=photo221562913_457243724%2Fwall221562913_138...