Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахмановның туган көне!

Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахмановның туган көне! 30.01.2024

Бүген, 30 гыйнвар көнне якташыбыз, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахмановның туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән котлый! “

Сезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар тели. Талантыгыз, искиткеч тавышыгыз, ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән кешеләрнең күңелен яулап гомерегезне халыкка хезмәт итүгә багышлыйсыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!

Айдар Файзрахманов (Айдар Фәйзрахманов) 1955 нче елның 30 гыйнварендә Татарстан республикасының Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. Кечкенәдән җырчы булырга тели. Мәктәпне бетерүгә, Айдар Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетына укырга керә, 1976нчы елда аны уңышлы итеп тәмамлый. Соңыннан Казан Дәүләт кончерваториясенә кереп, аны 1981нче елда бетерә.

Айдар Файзрахманов фикеренчә, яшәү мәгънәсе – эшеңнең нәтиҗәләре белән файдалану, барсы белән дә шатланырга, кешеләр өчен шатлана белергә. Буш вакытында ул фото, спорт, бакчасы, авылы белән шөгылләнә.

Фольклор музыкасы ансамбле

1955 елның 30 гыйнварында ТАССР Арча районы Урта Бирәзә авылында алты балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Арча бистәсендә (1796-1926 елларда, 2008 елдан шәһәр) мәктәпне (1972), Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын (1976), Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (Зөләйха Хисмәтуллина курсы, 1981) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

1981-2008 Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты.

2002 елдан Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле сәнгать җитәкчесе.

2015 Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультеты вокаль әзерлек кафедрасы профессоры.

2011 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе.


Иҗаты

Опера сәхнәсендә

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры баш режиссеры Нияз Даутов тәкъдиме белән театрга кабул ителә. 27 ел опера сәхнәсендә хезмәт куя, чит ил, рус һәм татар операларыннан партияләр башкара. Театр белән Алмания, Һолландия, Франция, Бельгия, Швейцариядә гастрольләрдә була.

Эстрада

Халык җырларын башкаручы буларак танылу ала. Композиторлар Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Луиза Батыр-Болгари, Резеда Ахиярова, Мәсгудә Шәмсетдинова җырларын репертуарына кертә. Хәсән Туфан, Илдар Юзеев, Ренат Харис, Гамил Афзал, Харрас Әюп сүзләренә язылган җырларны, үзе язган «Туган ягыңнан китмә» (Гамил Афзал сүзләре), «Әллә күрешәбез, әллә юк», «Яшәү бары – бер кызык» (Илдар Юзеев сүзләре) җырларны башкара.

TV карьерасы

1999-2014 елларда Татар телевидениесендә (Татарстан "Яңа гасыр" ) «Җырлыйк әле» тапшыруын алып бара, тиз арада тапшыру татар тамашачысының яраткан тапшыруына әйләнә.

Ансамбль җитәкчесе

2002 елдан Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленың сәнгать җитәкчесе. Ансамбль белән Австрия, Алмания, Литва, Польша, Франция, Төркия, Оман, Финляндия, Тунис, Монголия, Казакъстан, Төрекмәнстан, Украинада чыгышлар ясый.   

«Аның таланты, сәхнә эшчәнлегендәге олы тәҗрибәсе, музыка, вокал өлкәсендәге тирән белеме, үз хезмәтенә ихлас бирелгәнлеге, югары дәрәҗәдә эшкә сәләтлелеге, музыка уен коралларында виртуоз уйнавы, бар эшне җиренә җиткереп башкару осталыгы, үзенә дә, башкаларга да таләпчәнлеге чын мәгънәсендә могҗиза тудырды: бик кыска вакыт эчендә ансамбль республикада гына түгел, чит илләрдә дә татар халкының милли сәнгатен лаеклы дәрәҗәдә күрсәтә алырлык профессиональ коллектив булып формалашты.»

Айдар Фәйзрахмановның төрле авыллардан-төбәкләрдән табылган әсәрләрдәге җитешмәгән ноталарны гаҗәеп оста таба белүе ансамбль репертуарының яңарып торуына, моңарчы яңгырамаган халык көйләренең, татар халкының төрле этник төркемнәре фольклорының туплануына китерә. А. Фәйзрахманов Котдус Хөснуллин, И. Кадыйров кебек фольклор белгечләре белән эшли, И. Дәүләтшин, М. Кәшиповка аранжировканы ышанып тапшыра.

Бүген ансамбль хәзинәсендә һәрберсе музыкаль гәүһәр булган 150 ләп әсәр бар, аларның саны елдан-ел ишәя. Коллективның куйган концертлар саны меңнәр белән исәпләнә.


Китаплары

Онытырга мөмкин түгел (төзүче А. Ф. Фәйзрахманов). Казан, 1 китап (2013), 2 китап (2014), 3 китап (2019) – Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле турында җыентык (программаларга аннотацияләр, җырларның тексты, ноталары, МР-3 форматлы диск, фотосурәтләр тупланган).


Бүләкләре, мактаулы исемнәре

1989 — Татарстанның атказанган артисты

1997 — Татарстанның халык артисты

2009 — Россиянең атказанган артисты

2019 – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

2020 — Дуслык ордены (РФ) — «ил мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен».


Чыганак: https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%90%D0%B9%D0%B4%D0%B0%D1%80_%D0%A4%D3%99%D0%B9%D0%B7%D1%80%D0%B0%D1...



Назад