Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
Бүген якташыбыз Мөхетдинов Рамил Рафис улының туган көне!
Мөхетдинов Рамил Рафис улы 1981 елның 15 октябрендә Татарстан республикасы Арча районы Наласа авылында туган. Наласа урта мәктәбен тәмамлагач (1988-1998) Арча педагогика көллиятендә укый (1999-2002). Аннан соң Казанда педагогика университетына (КГПУ, аннары ТГГПУ, ә хәзер КФУ) татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә (2002-2007), шунда ук аспирантураны тәмамлый (2007-2010). Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениясе җитәкчесе (2014-2020), "Җидегән чишмә" Арча халык театры җитәкчесе (2021-2023), Арча районы Мәдәният йорты директоры (2023-2024) булып һәм башка җаваплы урыннарда эшли.
ТГГПУда укыган вакытта Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаров җитәкләгән “Мизгел” яшьләр театрына йөри. Шунда туплаган тәҗрибә Арчада “Җидегән чишмә” халык театрында режиссер булып эшләргә, биш ел район мәдәният бүлеген җитәкләргә ярдәм итә.
2021 елда “Блогер. Татар” бәйгесендә җиңеп грантка ия булды. Балалар белән радиожурналистика дәресләре дә алып барды.
Рамил Рафис улын бүген бөтен дөньядагы татарлар белә. Читтә яшәүче якташлары аңа бигрәк тә рәхмәтле. Наласаны моңарчы җыр аша белсәләр, Рамил Мөхетдинов Интернет челтәре аша авылдагы һәр яңалыкны, мөһим вакыйгаларны фоторәсемнәр белән урнаштырып бара.
Хәзерге вакытта туган авылында яши. Рамил Рафис улы, “Мин Наласада туган! Туган авылым миңа яшәү көче бирә.” – дип горурланып әйтә. Өйләнгән, хатыны Адилә белән өч бала үстерәләр - Әнвәргә, Әнгам, Әнисә.