События

Хәсәншәех малае Казанны шаккаттырды! 21.04.2016

Хәсәншәех малае Казанны шаккаттырды!

Бүген “Сәләт” йортында республикакүләм  нәфис сүз осталары бәйгесе уза. Әлеге чара  татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел уңаеннан оештырыла.

Чара әдәбият өлкәсендә сәләтле балалар һәм яшьләрне билгеләү, аларга юнәлеш күрсәтү, әдәби мәдәният буенча бүгенге буында эстетик зәвык тәрбияләү, яшьләр игътибарын татар әдәбиятына юнәлдерү, Габдулла Тукай исемен мәңгеләштерү максатыннан уздырыла.

– Бу чараны уздырырга алынган кешеләргә мин бик рәхмәтле. Без кечкенәдән Тукай әсәрләрен укып үстек. Катнашучыларга уңышлар теләп калам, – дигән теләкләрен җиткерде бәйгенең жюри рәисе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстан республикасының халык артисты Әсхәт Хисмәтов.

Жюри составына шулай ук Г.Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, татар эстрадасы җырчысы Зөлфия Вәлиева, К.Тинчурин театры актеры Гөлчәчәк Хафизова, шушы ук театр режиссеры
Резедә Гарипова, шагыйрьләр Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах кергән.

Катнашучылар бәйгедә берничә төркемгә бүленеп (7-10, 11-14, 15-17, 18-22 яшь категорияләре буенча) катнаша. Бәйгегә барлыгы 200гә якын эш килгән, катнашучыларны портфолиолары буенча сайлап алганнар. Әгәр бер үк шигырьне берничә катнашучы сайлап алса, бу вакытта инде әлеге әсәрне сөйләүне видеога төшереп җибәрергә кирәк булган.

«Әлеге бәйгедә катнашырга укытучым тәкъдим итте. Бирегә “Эштән чыгарылган татар кызына» дигән шигырен әзерләп килдем. Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнгәндә үк, күңелгә кереп калган иде бу әсәр. Шуңа икеләнмичә аны сайларга булдым», – дип сөйләде безгә Әлки районы Базарлы Матак авылы 1 мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Айгөл Шиһапова.

Шул ук вакытта Арча районының Хәсәншәех гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Надир Хәбибуллин исә тырышып-тырышып “Көтмәгәндә” шигырен кабатлый, хискә бирелеп, нәкъ артистларча кыландыра инде. 5 сыйныфта гына укуына карамастан, укучы “Созвездие-Йолдызлык”, Габдулла Тукайга багышланган “Илһам” бәйгесендә катнашып, икенче урынга лаек булган. Моңа кадәр егет рус телендәге шигырьләрне сөйләүгә өстенлек бирсә, хәзер татар телендәге әсәрләр белән дә бәйгеләрдә катнаша. Надирга нәфис сүз осталыгы бабасыннан күчкән, ул да шигырьләргә мөкиббән булган. Ләкин киләчәктә Надир үзен артист итеп күрми, биюче яки нәфис сүз остасы итеп күрә.

Әлеге бәйгедә җиңүчеләргә исә акчалата бүләкләр каралмаган. Аларга бары тик сувенир продукциясен генә тапшырачаклар. Катнашучылар географиясенә килгәндә, Татарстаннан кала, Башкорстстан да бик актив. Моны оештыручылар Туймазыда “Сәләт” клубының эшләп килүе белән аңлата. Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Яшел Үзән, Балык Бистәсе районнарыннан да катнашучылар бар.

 

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение