События

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиададан югары нәтиҗәләр белән кайттык 25.04.2016

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиададан югары нәтиҗәләр белән кайттык

19-22 апрельдә Казанда туган телне саклау, үстерү максатында быел дүртенче тапкыр татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада үтте.Олимпиаданың йомгаклау һәм бүләкләү тантанасы 22 апрельдә М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узды.

Беренче тур нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган 500 кеше бәйгенең Казанда оештырылган йомгаклау этабына чакыру алды.Халыкара олимпиаданың финал өлешендә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Япония,  Канада, Франция, Австралия, Финляндия, Таджикстан, Казахстан, Төркия, Узбәкстан, Бельгия, Кыргызстан,Әзербайджаннан килгән 500 укучы һәм студент үз көчләрен сынады. .Бәйгенең төп максаты – татар телен саклау һәм үстерү, аны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү. Быел олимпиада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланды.

Бәйге яшьләр арасында елдан-ел популярлык казана, катнашучыларның саны да арта.

Анда егетләр һәм кызлар татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада биремнәре үтәде һәм Г. Тукай , М. Җәлил иҗатлары буенча презентация тәкъдим итү белән бергә, биеде, җырлады, уен коралларында уйнады, шигырь сөйләү осталыкларын күрсәтте.Олимпиаданың оештырылу дәрәҗәсе бик югары, программасының искиткеч бай булуы күпләрне сокландырды

Катнашучыларның эшләренә, чыгышларына КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәре, белгечләреннән торган дәрәҗәле жюри бәя бирде.

Олимпиаданың йомгаклау этабында безнең районыбыздан 10 укучы катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Сәлимҗанова Гөлинә , Иске Чуриле урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Җәләев Динарның әлеге мәртәбәле бәйгедә 2 урыннар алуы – районыбыз, укытучылар өчен, бигрәк тә аларны әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларыӘүхәдиева Миләүшә Рәшит кызы ,Валиева Ләйсән Фоат кызы өчен, зур шатлык, дәрәҗә. Алар һәр чараның башлап йөрүчеләре, төрле бәйгеләрнең даими җиңүчеләре, алар – туган телебезне саклаучылар, үстерүчеләр.

Катнашучылар өчен бай һәм кызыклы мәдәни программа да әзерләнгән иде. Казан буенча экскурсия, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында спектакльләр карау, “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә, Тукайга багышланган Туган тел форумында, күренекле әдәбият әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белән түгәрәк өстәлләрдә катнаштылар. Ә иң мөһиме- туган телдә аралашып, фикерләшеп, яңа дуслар табып, үзләрен рухи яктан баеттылар. Рәзил абый Вәлиевның бүләкләү тантанасында әйткән сүзләре кабат-кабат искә төшә: “Чит телләр белү – байлык, ә үз туган телеңне белү – бәхет”. Барыбыз да бәхетле булыйк. Амин, шулай булсын!

Эндже Мустафина

Чыганак: http://arskmedia.ru/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение