События

Бүген халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел. 26.04.2016

Бүген халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел.

Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел тулды.

26 апрель — Тукай туган көн.

15 апрель — Тукай вафат булган көн.

Икесе дә яз аенда, табигать яшәргән чакта.

Нин­ди генә заманнар кичермәде кешелек бу арада, нинди генә тетрәнү, бар булу һәм югалтулар шаһиты булмадык без бу чорда. Ләкин нинди генә сынаулар аша үтелсә дә, Тукай халкын, ә халык исә Тукаен үз йөрәгендә саклады, әгәр инде үз сүзләре белән әйтсәк, аны «туплар да ватмады, уклар да кадамады».

Ул «халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгесе» булды, әле дә шулай һәм киләчәктә дә шулай булыр. Иншалла!

26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Тукай туган көн хәзер республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә.

Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.

Чыганак: http://trkarcha.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение