События

Тукай эстафетасы 26.04.2016

Тукай эстафетасы

23 нче  апрель көнне Арча шәһәренең үзәк урамнары буйлап сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган җинел атлетика буенча эстафета ярышлары булып узды. Бу ярышларда педагогия көллиятенең уку группалары һәм Арча мәктәпләренең командалары катнашты. 

Кызлар командалары арасында 8 этапта иң тиз вакытны педагогия көллиятенең 113 нче группа кызлары күрсәтте (9 мин. 58 с.). Икенче урында Арчаның 1 нче мәктәбе кызлары (10.00,92), өченче урында 213 группа (10.46,13). Егетләр арасында зур өстенлек белән беренче урында 141 нче группа (7. 57), икенче, өченче урыннарда 142 нче (8.28) һәм 341 нче (8.30) группалар.

Ярышларда 25 команда, 250 кеше катнашты.

Б.К. Бакиров, көллиятнең физик тәрбия җитәкчесе

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение