События

Арча педагогия көллияте кызлары беренче 29.04.2016

Арча педагогия көллияте кызлары беренче

26 апрельдә мәркәзебез Казанда  Г.Тукай юбилеена багышланган чаралар бихисап булды. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында  узганы, мөгаен, юбилей елының таҗы дип саналырга хаклыдыр. Туган тел көненә һәм  шагыйренең 130 еллыгына  багышланган тантанада быелгы Тукай лауреатларын котладылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов залга җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, шәхсән үзе  сәхнәдә Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге ияләрен алкышлады. «Милли традицияләрне һәм телне саклап калу мәсьәләләренә бүген аерым игътибар бирелә. Бу җәһәттән безнең эшебез күп әле. Шуңа күрә мондый чаралар уздыру татар халкы өчен зур әһәмияткә ия»,- диде илбашыбыз.

“Тукай йолдызлыгында” дип исемләнгән бәйрәм тамашасы шактый тантаналы һәм үзенчәлекле башланып китсә дә, өметләр акланды дип әйтеп булмый. Өч бәйрәмне үзенә сыйдырган чарага режиссер һәм сценарий авторлары  җитдирәк караган булса,  “сыек” номерлар һәм корама концерт килеп чыкмаган булыр иде... Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова Г.Тукай сүзләренә үзе язган “Күңел” җырын башкарып залдагыларны дулкынландырды. Г.Тукай бүләге лауреаты, Татарстанның халык артисты  Илдус Әхмәтҗанов һәрвакыттагыча “югарылыкта”. Аңа алмаш булмавы гына күңелне тырнап узды... Тукай әсәрләрен ишетсәк тә, геройларын күрсәктә күңелгә тулырлык булмады. Артык гади килеп чыкты...

Татар дөньясы өчен генә түгел, бөтен төрки дөнья өчен Тукай – символик мәгънәгә ия бер зат, мәртәбәле, тарихи шәхес, пәйгамбәр сыман бер инсан ул. Үз бөеклеген үзе дә яхшы аңлаган: “хәзрәти Пушкин, Лермонтов вә Тукай – өч йолдыз ул” дип язып калдырган бит. Чыннан да, Тукай милләтне милләт итеп оештырып торуда, аның кабатланмас хасиятен булдыруда, татарның асылын саклауда олуг бер вазифа үти бит, югыйсә.

Нәҗип Нәккаш – татар мәдәниятында каллигафия сәнгатен тергезү, яшәтү һәм үстерүдә биниһая эшләр башкарган шәхесебез. Ул – меңнән артык тугра авторы, шуларның 400дән күбрәге пыялада эшләнгән. Мондый күләмле иҗатны бары тик төрле яктан әзерлеге булган галим кеше генә башкара ала. Нәҗип ага архивларда үз тикшерүчесен көтеп яткан күп кенә рухани мирас әсәрләрен дә халыкка кайтарды. Каллиграфия сәнгатен ялыкмыйча пропагандалады, үзе артыннан яшьләрне ияртүгә иреште.  Дәүләт премиясенә аны Татарстан Язучылар берлеге Г.Тукай шигырьләрен файдаланып эшләнгән шәмаил, ләүхә цикллары, Казанның «Ярдәм» һәм Түбән Каманың Шәңгәлче авылы мәчетләре  бизәлеше өчен тәкъдим иткән иде.

-    Тукайның иманга, гыйлемгә, хезмәткә, ата-ананы хөрмәт итәргә өндәгән шигырьләрен халыкка җиткерелек итеп ләүхә, шәмаилләр иҗат иттем. Аларны үзебезнең татар бизәкләре, орнаметлары янәшәсендә, үзебезнең татарча төсләр белән эшләдем.  Гарәп һәм борынгы төрки телне белгәч, бу хезмәтләрне башкару миңа ул кадәр кыенлык тудырмый. Сәнгатебезнең бу төрен яратам. Тукай исемен йөрткән олы бүләк , мине тагын да ялкынланып иҗат итәргә этәрә, стимул бирә. Ә алда әле бик күп идеяләрем бар, – ди Г.Тукай премиясе лауреаты Н. Нәккаш.

Газинур Морат «Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен бүләкләнде.

-    Тукай бездән ерагая барган саен, без киресенчә якынаябыз гына. Алга киткән, тормышлары җитеш илләрдә шагыйрьләргә кытлык зур түгел, дип әйтәләр. Безнең дә хәлебез Тукай язганчарак бит. Бүгенге көндә дә Тукайга ныграк сыгына баруыбыз күзәтелә. Тукайга игътибар артканнан-арта бара. Тукай безнең бәгырьләребезгә ныграк үтеп керә бара.  Тукайны яратабыз, Тукайны сөябез дибез икән, беренче чиратта, васыятенә тугры булырга тиешбез. Ана телебезне сакларга бурычлыбыз. Шагыйрьне рухи юлбашчыбыз, сүз  сәнгатебезнең пәйгамбәре итеп таныйбыз икән, туган телебезгә, татар халкының үткәнен, рухиятен, мәдәниятен, сәнгатен ихтирам итәргә, аны яшәтергә бурычлыбыз дип саныйм, – ди Газинур Морат.

26 нче апрель көнне Арча педагогия көллиятендә Татарстанның һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары арасында финал ярышлары булып узды. Ярышларда Минзәлә, Сарман, Тәтеш, Буа, Саба, Аксубай, Арча район җирлекләрендә урнашкан уку йортлары командалары катнашты.

Кызлар командалары арасында зур өстенлек белән Арча педагогия көллияте кызлары Рамилә Әхмәтҗанова, Ольга Бакелева, Ильһамия Галәвиева, Айгизә Зарипова, Снежана Сайфиева, Карина Смирнова, Айгөл Хәйруллина, Рәмзия Шәгимарданова, Лилия Шакирова җинү яуладылар. Икенче урында Минзәлә педагогия келлияте, өченче урында Буа ветеринария техникумы.

Егетләр арасында беренче урынны Тәтеш, ә икенче һәм өченче урыннарда Сарман белән Саба егетләре.

Б.К. Бакиров, көллиятнең физик тәрбия җитәкчесе

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение