События

Казанбашта Фәрхәт ага Зыятов белән очрашу булды 29.04.2016

Казанбашта Фәрхәт ага Зыятов белән очрашу булды

Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган чаралар район күләмендә дәвам итә. 28 нче апрельдә Казанбаш төп мәктәбендә атказанган укытучы, Мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны Фәрхәт ага Зыятов белән очрашу үткәрелде. 

Фәрхәт ага укучыларга Габдулла Тукайны дөньяга бүләк иткән Бибимәмдүдәнең туган авылы Өчиле турында сөйләде. Өчиле авылы Тукай тормышында әһәмиятле урын алып тора. Фәрхәт ага укучыларны моңа кадәр мәктәп дәреслекләрендә булмаган мәгълүматлар белән таныштырды. Тукай Өчиледә кайчан, нинди шартларда, күпме булган – бу турыда Фәрхәт ага сөйләгәнне укучылар кызыксынып тыңлады. Ә үзе иҗат иткән шигырен укуы көчле алкышларга күмелде. Фәрхәт агага киләчәктә иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, тигезлектә, балаларының һәм оныкларының игелеген күреп яшәвен телибез.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение