События

Арчада республикакүләм кул көрәше ярышы узды 30.04.2016

Арчада республикакүләм кул көрәше ярышы узды

Арча спорт комплексыннан республиканың кул көрәшендә катнашучылар кичке сәгать 6 тулганда гына таралышты.Барысы 16 команда. Кемнәр җиңде дип уйлыйсыз? Мамадыш районы командасы җиңде! Икенче — Теләче командасы, Арча районы командасы өченче булды.
Арчадан менә кемнәр катнашты:Курса Почмактан Алиянур Хөрмәтова, Гөлнур Шәйхуллина, Иске Мудан Фәрит Мөбәрәков, Каргалыдан Раилә Шәрипова, Арчадан Гөлназ Нәбиуллина, Күпербаштан Илшат Минҗанов, Наил Сафиуллин, Арча педагогика көллиятеннән Ильяс Сафиуллин, «Ак Барс» агрокомплексы»ннан Гөлия Мөгинова.
Каргалыдан үз авырлыгында 2нче урынны алган Раилә Шәрипова:
— Казанга төзелеш институтына укырга кергәч, физкультура укытучысы кулларыбызның көчен сынап карады. Мине секциягә алды. Уңышларым да бар. Авылда эшләп үсү ярады. Беләктә көч бар. Техникасын белсәң, кулны җылытсаң, имгәнүләрсез көрәшергә була.
Үз авырлыгында 1нче урынны алган, спорт мастеры, 1нче категориядәге судья Фәрит Мөбәрәков:
— Курса Почмак мәктәбендә укыганда тренер Ленар Абдуллинда шөгыльләнә башладым — ошап китте. Авылда йорт арасында эшләп үскән кеше нык була, дөрес, даими күнегүләр кирәк. Кулның сеңерләрен ныгытмыйча көрәш өстәле янына килергә ярамый, кулны имгәтүең бар.
Үз авырлыгында 2нче урынны алган Гөлназ Нәбиуллина:
— Мин Арча килене, Мамадыштан. Мәктәптә укыганда кул көрәше белән шөгыльләнә башладым. Мамадышта кул көрәше көчле куелган. Арчада тренер юк. Элекке еллардагы кебек без дә, арчалылар, беренчелекне алыр идек.
Икенче урынны алган күршеләр — теләчелеләр белән дә сөйләштек.
— Бездә кул көрәшен Айрат Кыямов тота, — диде спортчылар.
— Атнага 4 тапкыр шөгыльләнәбез, балалар һәм зурлар белән дә, — дип сөйләде тренер Айрат Кыямов. — Без бүгенге ярышка 1нче яки 2нче урынны алырга килдек!
Мамадышлылар белән дә сөйләшәсе килгән иде. Тренеры хәзер сөйлим, диде дә, юкка чыкты. Хәер, сөйләшмәсәң дә аңлашыла, уңышның сере кул көрәше дип янып—көеп йөри торган тренерларга бәйле.

Чыганак: http://arskmedia.ru/2016/04/30/archada-tkan-kul-k-rashe-yaryishyinda-kem-i-de/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение