События

Волейбол ярышлары узды 03.05.2016

Волейбол ярышлары узды

3 майда “Арча” спорт комплексында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга, Җиңүнең 71 еллыгына багышлап волейбол ярышлары уздырылды. Аны районның волейбол федерациясе (җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев) оештырды. Ярышта алты районнан 8 команда катнашты.

Спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов тәбрикләде, уңышлар теләде.

Кызыклы бәйгенең финалына Арча һәм Шәмәрдән командалары чыкты. Кунаклар башкалардан туры мәгънәдә дә, осталык буенча да бер башка өстен иде. Әле аларның бер “хәтәр” уенчылары килә алмаган, аның буе 2 метр 5 сантиметр, 50 ле аяк киеме кия, диделәр…

Кунакларның берничә тапкыр Татарстан чемпионы булганнарын исәпкә алсак, аларга оттыру алай ук үкенечле түгел.

Балтачның Куныр авылы командасы өченче булды.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение