|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
02.05.2016
Җиңү паркында бәйрәм гөрләде
Кичә Җиңү паркында бәйрәм гөрләде. Арча мәдәният йорты директоры Айрат Нурьязанов, сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова җитәкчелегендә үзешчәннәребез ике сәгатьлек концерт программасы әзерләп килгән иде. Дамир Гасыймов, Расих Галимҗанов, Мөнирә Абдуллина, Данис Гайфуллин, Зөлфия Әүһәдиева, Гүзәл Шакирова, Рәсим Низамиев, Айгөл Афзалова һәм башкалар үзләренең яраткан җырларын башкарды. Кызганыч, безнең Арча халкы мондый чараларга бик йөрми. Нинди матур ял оештырылган иде бит.Чыганак: http://arskmedia.ru/
