События

Рөстәм Яхин исемендәге I республика бәйгесе җиңүчеләрен котлыйбыз! 06.05.2016

Рөстәм Яхин исемендәге I республика бәйгесе җиңүчеләрен котлыйбыз!

23-24 апрельдә Казанда Рөстәм Яхин исемендәге I республика бәйгесе узды. Бәйге шарты буенча һәр катнашучы композитор Рөстәм Яхинның берәр әсәрен һәм бер зур әсәр — сонатина яки соната башкарырга тиеш иде.

«Фортепиано» номинациясендә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Шиһабиева Азалия III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (укытучысы Рәхматуллина Эльвира Фаят кызы).

 «Халык уен кораллары» номинациясендә Хәсәнова Рената II дәрәҗә лауреат исемен яулады (укытучысы Гайнетдинов Альберт Сәләх улы, концертмейстер Хәсәнова Зимфира Фарид кызы). Җиңүегез белән котлап, яңа иҗат уңышлары телибез!

Чыганак:  http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение