События

Арчада тагын бер геройга истәлек тактасы ачылды 06.05.2016

Арчада тагын бер геройга истәлек тактасы ачылды

Горурлансын геройлары белән,

Үткән юлын белсен һәр бала.

Бай тарихы булган милләтемнең

Елъязмасын яздыр син аңа.

Арча ягы милли мәдәниятле һәм мул уңыш үстерү буенча дан казанган төбәк.

Арча ягы үзенең мәгърифәтчеләре, күренекле язучылары, галимнәре һәм тырыш, эш сөючән халкы белән данлыклы. Юкка гына анда Социалистик Хезмәт Геройлары тумагандыр. Менә алар: Хәстиев Мирбат Бәдри улы, Сәгъдуллин Шәрифулла Сәгъдулла улы, Галимова Дания Һадиҗан кызы, Әсхәдуллин Галимулла Әсәдулла улы, Стелла Габдрахманова. Алар Арча төбәген үстерүгә һәм күтәрүгә бик күп хезмәт куйган шәхесләр. Галимулла Әсәдуллин Носы төп гомуми белем мәктәбендә белем алган.

Әсхәдуллин Галимулла Әсхәдулла улы  1928 нче елның 14 нче апрелендә Кызыл Юл районы Мирҗәм авылында туа. Башлангыч белемне Мирҗәм һәм Пөшәңгәр мәктәпләрендә ала. 1942 нче елда Носы җидееллык мәктәбен тәмамлый. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда колхозда эшли. 1947 нче елда балта остасы һөнәрен үзләштерергә теләгән егет Казанга ФЗӨгә укырга китә. Аңа фрезерчы һөнәренә өйрәнергә туры килә, 6 ай укыганнан соң Галимулла Әсхәдуллин Казан шәһәренең Горбунов исемендәге авиация заводында эшли башлый. Хезмәт эшчәнлеген 1951-54 нче елларда Совет Армиясе сафларында булуы гына туктатып тора. Эшләү белән беррәттән, ул 3 еллык мастерлар мәктәбендә белемен арттырырга да өлгерә. Ул үзенең эшен бик яратып, тырышып башкара, пөхтәлеге, осталыгы белән аерылып тора. Галимулла Әсхәдуллин хезмәт шартларын яхшырту, металлны күп сарыф итмәү, җитештерүчәнлекне арттыру һәм сыйфатны яхшырту буенча 29 рационализаторлык тәкъдиме кертә һәм үзе үк тормышка ашыра. Фидакарь хезмәте өчен Ватаныбызның олы бүләкләренә лаек була. 1966 нчы елда — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1970 нче елда – «Хезмәт даны” медале, 1974 нче елда – Ленин ордены һәм «Алтын йолдыз” медале, 1984нче елда «Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. 1975 нче елда Галимулла Әсхәдуллинга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. 1974-84 нче елларда СССР Верховный Советы депутаты.

5 нче май көнне Носы төп гомуми белем мәктәбендә Социалистик Хезмәт Герое Әсхәдуллин Галимулла Әсәдулла улы хөрмәтенә истәлек тактасы ачу тантасы булды. Бу чарада геройның кызы Венера ханым, кияве Җәмил әфәнде, энесенең кызлары Суфия ханым, Резеда ханым, укучыбыз шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамал, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ситдикова Зөлфия Ильсуровна, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Мөхетдинов Рамил Рафисович, “Арча хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе Румия Надршина авылыбызның тыл һәм хезмәт ветераннары, ветеран укытучылар катнашты.

Гәлүзә Мостафина, Носы авылы.

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение