События

Президент Арчада 07.05.2016

Президент Арчада

6 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Рөстәм Миңнеханов вертолетта район басуларын карап үтте. Аннан соң хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

— Карап үттек, мәктәпләрегез матурайган, уҗым басулары матур, язгы кыр эшләре бара, — диде ул. — Күбрәк продукция җитештереп, кыйммәтрәк бәягә сатарга инде.

Район җитәкчесе Илшат Нуриев язгы кыр эшләренең барышы белән таныштырды, районга күрсәткән булышлыгы өчен Президентка рәхмәтен белдерде.

— “Татарстан” хуҗалыгы язгы чәчүне төгәлләү алдында, “Курса МТСы” төгәлли. Башка хуҗалыклар да оешканлык күрсәтә, бәрәңге 2 мең гектарда игелә, “Кырлай” ширкәте бәрәңге утырта башлады.

Президент гаилә фермалары, шәхси хуҗалыкларда терлек асрау мәсьәләсен дә кузгатты.

— Сыер асраган һәркемгә ярдәм булырга тиеш, — диде. Сигез, унике сыерны бөтен кеше асрый алмаска мөмкин, ә менә бер сыеры булган кеше аны өчкә җиткерә ала.

Рөстәм Миңнеханов Яңа Кырлайда ныклап төзекләндерелгән мәдәният йортында, урта мәктәптә, Габдулла Тукай музеенда, Сәгъди абзый йортында, әдәби–мемориаль комплекста булды.

 

Рөстәм Миңнеханов авыл кешеләре белән очрашып сөйләште, сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды/

Чыганак: http://arskmedia.ru/2016/05/06/prezident-archada-2/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение