События

Авылга герой килде 06.05.2016

Авылга герой килде

Кичә (5 май) Арча районына Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кирилл улы Кузнеөов килде. Әлеге сәфәрнең максаты — геройның чордашы. Сугыштан соңгы елларда аралашып яшәгән дусты — Гани Сафиуллинның музеенда булу иде.

Биредә ветеран сугыш турында хатирәләрен барлап кына калмады, аллеяга агач утыртты, музейга үзенең кителен, сугышта йөрткән флягасын һәм берничә орден-медален бүләк итте. Ветеран белән очрашуга Яңа Кишет, Иске Кишет, Биектау районының Айбаш авылы мәктәбе укучылары да килгән иде.

Музейда кунак булганнан соң ветеран Симетбаш авылы халкы, мәктәп укучылары белән очрашып, авылга керү юлындагы тракторга куелган һәйкәл һәм танк янында булды.

Чыганак: http://arskmedia.ru/



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение