События

Геройларны мәңгеләштерделәр 08.05.2016

Геройларны мәңгеләштерделәр

Шушмабаш мәктәбендә (директоры Рәзилә Шәймәрданова) Социалистик Хезмәт Герое Шәрифулла Сәгъдулла улы Сәгъдуллин һәм сугышта Александр Мотросов батырлыгын кабатлаган Кәрим Исхак улы Исхаков истәлегенә мемориал такталар ачылды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Мәктәпкә истәлекле вакыйганы бергәләп үткәрү өчен Шәрифулла Сәгъдуллинның уллары Радик, Рәмис, Рамил һәм Кәрим Исхаковның энесе Һади абыйның уллары Гыйниятулла белән Әдһәм Һадиевлар, ветеран укытучылар, геройларның чордашлары килде. Тантанада хатирәләрне яңарттылар, укытучылар һәм укучылар концерт куйды. Геройларның якыннары әтиләрен һәм абыйларын шулай зурлаулары өчен район башлыгы Илшат Нуриевка һәм мәктәп коллективына рәхмәт әйтте.

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение