События

Кызыл чәчәкләр… 09.05.2016

Кызыл чәчәкләр…

Район өлкәннәр һәм инвалидлар йорты тирәлегенә җәй килгән. Урам яктан яшь чыршылар тезелеп киткән, бакчасында ямь-яшел хәтфәдәй чирәм, фонтан эшләп утыра. Казаннан кайткан якташларыбыз да бу ямьлелеккә игътибар итми калмагандыр.

Бу матурлыкны биредә яшәүче, заманында тормыш арбасын тарткан апа, абыйлар һәм инвалидларга хезмәт күрсәтүче бердәм коллектив (җитәкче Мулланур Гыйлаҗиев) тудырган. Кул кушырып утыра алмаган өлкәннәребез һәм, билгеле, хәленнән килгәннәр бакчага чыгып эшли, ял итә.

Казаннан “Арча якташлары” җәмгыяте җитәкчесе, К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм “Энерготранс” җәмгыяте директоры Ринат Гарәфиев өлкәннәр йортына чәчәкләр һәм күчтәнәчләр белән кайтты. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов каршы алды.

…Иң дулкынландырганы, мөгаен, кып-кызыл кәнәфер чәчәкләре  булгандыр. Бүлмәләргә алар яз һәм җәй сулышы, тормышның үзен алып керде. Мондый матур очрашудан күңелләре булган апа, абыйлар: “Безне куандыр- ганыгыз өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын”, – диде.

Якташларыбыз Фәнис Мөсәгыйтов, Ринат Гарәфиев үзләре дә дулкынланды. Без барыбыз да ата-ана баласы. Аллаһы Тәгалә ялгызларны парлы, бала-чагалы, балаларны тәүфыйклы, миһербанлы итсә иде. 

Румия Надршина

Чыганак: http://arskmedia.ru

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение