События

Яшьләр белән янәшә 10.05.2016

Яшьләр белән янәшә

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте басуларына карап күңел куана. Уҗымнар бик матур күтәрелеп килә.

— Менә монысы биш төрле үлән чәчелгән көтүлек, — ди хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов яшел хәтфә булып утырган басуга күрсәтеп. —  Көтүне шунда чыгарабыз, сугаруны да оештырып җибәрә алсак, зур байлык булачак ул.

Чәчелгән мәйданнарны карап үтәбез. Технология шундый югары хәзер — бер кәсәнке әсәре күрмәссең, туфракта күгәрчен тәпие эзе калырлык. Чәчү артыннан катоклап баралар.

Бу хуҗалыкка килеп легендар тракторчы  Зәкәрия Динмөхәммәтов белән очрашмый китсәң дөрес хәл булмас кебек. Әнә ул үзе дә басу иңләп каршыга килә.

— Зәкәрия абыйга, эштән  туктамасын дип, өр–яңа дизель тракторы бирдек, — ди җитәкче. — Эшли генә күрсен, яшьләр дә күп бездә, әмма алар янында остазлар да бик кирәк.

Зәкәрия Динмөхәммәтов быел 52нче чәчүен чәчә. Шуның 25 елын әле дә сафта булган “ДТ–75” тракторында. 

Ильяс ФӘТТАХОВ

Чыганак: http://arskmedia.ru/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение