События

Ул Берлинга беренче булып кергән 06.05.2016

Ул Берлинга беренче булып кергән

5 май көнне Иске Кырлай мәктәбендә Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә, ниндидер сәбәпләр белән Алтын Йолдыз орденын алуга ирешә алмаган тагын бер якташыбыз Гарапша Шаһимәрдәновның туганнары белән очрашу булды.

Исең китәрлек, төрле якларда яшәсәләр дә, дүрт баласы да (бишенчесе мәрхүмә) әлеге чарага кайтты. Иң олысы 80 яшьлек Люция апа Тукай районының Калмаш авылыннан, улы Альберт хатыны Тәслимә апа һәм оныклары белән Теләчедән, Алигы Ульяновск өлкәсе, Яңа Спас районыннан, Илдусы улы Илнар һәм оныгы Әмир белән Түбән Камадан әтиләре, бабаларын шулай олылаган төбәккә юл алган.

– Кайнатамның Герой булуы турындагы хәбәрне газетада авылдашыбыз күргән һәм Илдуска җиткергән. Илдус үз чиратында Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей–мемориалы мөдире Михаил Черепанов белән элемтәгә кереп, әтисенең чыннан да Герой булуы турында белде. Арчада әтиебез исемен шулай күтәреп чыгуларына чиксез сөендек, – ди Тәслимә апа.

Гарапша Шаһимәрдәнов 1905 елда Арча районының Түбән Әзәк авылында Шаһимәрдән һәм Бибиҗәмилә гаиләсендә туа. 20 яшендә Казанга заводка китә. Армиядә хезмәт итә, Түбән Тагилда тимер юлда эшли. Аннан Саба районында укытучы була, гаилә кора.

– Әти күп урында эшләгән. Кайда мәктәпне күтәрергә кирәк, шунда җибәргәннәр аны. Соңыннан Түбән Шытсуда төпләнгән, шунда йорт салып чыккан, мәктәп директоры булып эшләгән, – ди Илдус абый. – Ул сугыш еллары турында күп сөйләргә тырышмады. “Сиңа Герой исеме бирдек”, – дип кулын кысулары турында әйткәли иде. Бәлкем, соңрак бирерләр, дип ышанып йөрде. Тик үзе исән чагында насыйп булмады. Батырлык юкка чыкмады. Рәхмәт сезгә, арчалылар, сез күтәреп чыктыгыз. 

Гөлсинә Зәкиева

Чыганак: http://arskmedia.ru/

 


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение