События

Арчалар җиңү яулап кайтты 12.05.2016

Арчалар җиңү яулап кайтты

7-9 май көннәрендә Казан шәһәренең “Яшьләр үзәге” концертлар залында “КИТ” дип исемләнгән Бөтенроссия халыкара мәдәният һәм сәнгать конкурсы 6 нчы мәртәбә үткәрелде.

Россиянең төрле төбәкләреннән — Казан, Самара, Мәскәү, Ярославль, Башкортстан шәһәрләренән җыелган 170 ләп сәләтле балалар белән Арча шәһәренең 4 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Виктория Осина, Айнур Шәрәфиев, Самир Нуриевлар (Җитәкчеләре — Миләүшә Алеева) да бер сәхнәдә чыгыш ясады. Татарстанның халык артисткалары Люция Исмәгыйлева, Сания Хантимерова һәм Мәскәү телеканаллары белән хезмәттәшлек итүче Россия композиторы Алексей Андриянов, күренекле скрипкачы Леонид Усминский хөкемендәге жюри нәни җырчыларны зур җиңүләре белән котлап, Самир Нуриевка — 1 нче дәрәҗә, Виктория Осина белән Айнур Шәрәфиевкә 3 нче дәрәҗә дипломант дипломнары һәм кубоклар тапшырдылар.

Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Носратов Камил гитарада уйнап «Инструменталь музыка» номинациясендә I дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды (укытучысы Алеева Миләүшә Тәлгәтовна). Котлыйбыз!

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение