События

Арча ЗАГСында зур вакыйга 16.05.2016

Арча ЗАГСында зур вакыйга

Арча ЗАГСында бик матур йола яши. Озак гомер иткән  парларны үзләренә кунакка чакырып хөрмәтлиләр, зурлыйлар. Бу юлы Арча ЗАГСы хезмәткәрләре Арчадан Хәния, Данил Рәхимбаевлар, Үрнәктән Фәния, Мөхәммәтнур Шәвәлиевлар, Лилия, Фаил Шәвәлиевлар, Аланнан Луиза, Нәкыйп Низамиевларга балалары белән бергә чын бәйрәм оештырдылар. 

Район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов һәм авыл җирлекләре башлыклары да килгән иде. Бәйрәм котлаулар һәм җырлар белән бик күңелле булды. Юбилярлар Арча районы ЗАГС бүлегенең «Дан китабы»на кул куйдылар, имзаларын мәңгеләштерделәр. 

Юбилярларны котларга килгән Арчаның «Шәрык» территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин: «Мондый тантанада беренче тапкыр катнашам. Бик зур вакыйга икән бу. Хәтта күзләрдән яшьләр чыкты…», — диде дулкынланып. Гаиләләрне ничек саклап калырга, дигән сорауга юбилярларның җаваплары бер иде: сабыр булырга кирәк. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Румия Надршина.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение