События

Заманында актив хәбәрче идем 18.05.2016

Заманында актив хәбәрче идем

16 майда Арча почта бүлекчәсендә Әбүнәче көне үткәрелде. Традициягә әверелеп киткән бу чарага хәзер халык та ияләшеп китте, көтеп ала башлады. Редакциягә дә шалтыратып сорашалар, кызыксыналар.

Бу юлы да шундый ук күренеш күзәтелде. Гадәттәгечә, әллә кайларга кадәр ишетелеп торган музыка тавышы күңелгә эш көнендә бәйрәм төсе өстәде. Шулай булгач ничек инде почта бүлегенә керми китеп була? Әмма халык иртә таңнан ашыкмый. “Иң тәмлесе” көндезге уннар тирәсенә туры килгәнен белә. Ул вакытта инде почта бүлекчәсе гөрләп тора.

Бу юлы да кеше күп килгән иде. Арча төбәген тәмам үз итәргә өлгереп беткән “Сөембикә” журналы, “Шәһри Казан” газетасы вәкилләре дә бүләкләр белән кайткан. “Сөембикә” журналына язылучыларга ташлама да бар.

– Бер аңа гына түгел, “Безнең гәҗит”, “Акчарлак”, “Ирек мәйданы” газеталарына да ташламалы язылып була, – диде Арча почта бүлекчәсенең газета–журналларга язылу бүлеге инженеры Рәсүлә Гафарова. – Моннан тыш “Изгелек агачы” ясап куйдык. Теләгән һәр кеше, җитәкчеләр ветераннарны газета–журналга яздыра икән, шушы акциядә катнашкан булып санала. Ул бүгенгә генә түгел, дәвамлы булачак.

Беренче булып бу акцияне район мәгариф хезмәткәрләре профсою- зы җитәкчесе Вакыйф Харисов башлап җибәрде. Ул 15 мәгариф өлкәсе ветеранын “Арча хәбәрләре” газетасына яздырды.  Шулар арасында 42 ел гомерен укытуга багышлаган хезмәт ветераны Фәрхат Зыятов та бар иде.

– Безнең гаилә район газетасын “Яңа тормыш” булып чыккан вакытыннан ук алдыра. Әтием бик укымышлы кеше иде. Ишле гаилә. Балалар укып үссеннәр, дип әллә ничә төрле газета–журналга языла торган булган ул, – диде Фәрхат ага. – Хәзер үзем 50 елдан артык даими “Арча хәбәрләре”н укып барам. Заманында актив хәбәрчесе дә идем әле. 1974 елда республика журналистлар съездында да катнаштым.

Бу көнне изгелек акция- сендә ЗУЭС та катнашты. Ул өлкәннәр йортына  “Арча хәбәрләре” газетасы һәм “Сөембикә” журналы яздырды.

– Бәясе дә бик нык артты, дип беренче яртыеллыкка язылмаган идем. Күршеләрем төрле хәбәрләр сөйлиләр дә, каян белдең диюемә каршы, “Арча хәбәрләре“ндә укыганнарын әйтәләр. Түзмәдем, февральдән алдыра башладым. Менә тагын килдем, – диде Арчадан Гөлдания апа. – Хәзер мин өйдән бик чыгып йөрмим. Районда ни булганын газетабыздан укып беләм.

– Бүген Әбүнәче көнендә бик күп кеше катнаш- ты. Район газетасына язылучылар да аз булмады. Әле төгәл саны билгеле түгел, әмма көндезге 11 сәгатькә 100дән артык кеше җыелган иде инде, – диде Рәсүлә Гафарова. – Шуны әйтеп үтәргә кирәк, быел, Россия почтасына керү сәбәпле, республика басмаларына язылу 16 июньдә тәмамланачак. Ә район газетасына ай ахырына кадәр язылып булачак.

– Бик матур чара бу, – диде Вакыйф Харисов. – Тик аны башка җирдә оештырсаң, нәтиҗәлерәк булмас идеме икән? Мәсәлән, Мәдәният йортында. Берсендә редакциядә үтте. Хәбәрчеләр белән очрашулар, аралашулар – нинди күңелле чыкты.  Аннан эш көнендә булуы да бераз кыенлык тудыра. Бар кеше дә эштән китә алмый бит. Бу минем фикерем. Минемчә, шундый үзгәреш керсә, бәйрәм рухы да артыр иде.

Гөлсинә Зәкиева

 Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение