События

Тинчурин театры коллективы Арчага хәйриячелек ярдәме күрсәтте 19.05.2016

Тинчурин театры коллективы Арчага хәйриячелек ярдәме күрсәтте

Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары район Мәдәният йортында мәктәп укучыларына һәм педагогика көллияте студентларына Разил Вәлиевның «Язмышым юллары» спектаклен күрсәтте.

Аннан соң артистлар Араның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында өлкәннәр белән очрашып, аларга да шушы спектакльне хәйрия үрнәгендә бүләк итте. «Өлкәннәрнең күзләрендәге шатлык һәм рәхмәт хисен сөйләп-аңлатып бетереп булмый. Сәламәт булсыннар», — диде спектакльдән соң Резедә Сәләхова.

Резедәне тамашачы «Ак чәчәкләр» фильмындагы Гөлшәһидә роленнән соң аеруча үз итә башлады. Арчалылар да ярата аны. «Арчага 2008 елдан бирле киләм, — дип сөйләде Резедә. — Яңа премьералар белән еш киләбез. Моңарчы Яңа ел саен тамаша белән килә идек, быел килә алмасак та, балалар белән очрашу җаен таптык — менә бүген спектакль белән килдек. Казанга якын булып, артистлар еш килгәнгәме икән, арчалылар һәр тамашаны кабул итәргә әзер, үз итеп, якын итеп кабул итәләр. Шәхсән үземне дә һәрвакыт, «О, Гөлшаһидә килгән», — дип каршы алалар».

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение