Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова грант отты
Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова “Иң яхшы мәктәп директоры” исемле Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында җиңү яулады.
Аның ике этабы читтән торып үткәрелгән. Бәйгедә катнашкан мәктәп директорлары мәгънә тудырып идарә итү буенча (идарә итү үзенчәлеген ачу, тәҗрәбә уртаклашу) эссе язган һәм “Педагогик коллективның төркемчелек кыйммәтләре” дигән темага презентация ясаган.
– Читтән торып башкарылган эшләрне караганнан соң, 115 директорның 20се генә финалга үтте, – ди Рәзилә Шәймәрданова. – Анда һәркем үз презентациясен яклады.
Аннан Шушмабаш мәктәбе директоры суперфиналга чыккан 10 кеше арасына, алай гына да түгел, призерлар бишлегенә керә, икенче урынны яулый һәм грант ота. Рәзилә Шәймәрданованы чын күңелдән җиңүе белән котлыйбыз.
Чыганак: http://arskmedia.ru/