События

«Сөлгеле капка» капкасын кабат ачты 21.07.2024 «Сөлгеле капка» капкасын кабат ачты
Кичә Ташкичүдә "Сөлгеле капка"  ачык фольклор фестивале узды. Ул района быел өченче тапкыр үткәрелә. Максаты - йолаларны искә төшерү, яшьләргә җиткерү, тәҗрибә уртаклашу

Арчаның «Шәрык» мәчете каршында 20.07.2024 Арчаның «Шәрык» мәчете каршында

Безгә балаларны тәрбияләүдә бик зур өлеш кертергә кирәк.

Арча шәһәре «Шарык»  мәчете каршында Ислам динен өйрәнү буенча рухи-сәламәтләндерү курслары уза. Малайлар һәм кызлар белән күрешеп аларга нәсихәт сүзләрен җиткердем.

Сәрдәбашта Питрау бәйрәме узды 19.07.2024 Сәрдәбашта Питрау бәйрәме узды

Бәйрәмне Сәрдәбаш авылы клубы каршында эшләп килүче “Туым җондызы” керәшен халык фольклор ансамбле башлап җибәрде.

50 ел бергә гомер иткән Вера һәм Михаил Архиповларны котлап, бүләкләр тапшырдылар. Быел армиядән кайтучыларны да мәйдан түренә чакырдылар. Аларга матур теләкләр әйтеп, бүләкләр бирделәр.

Көллияткә бүләккә комбайн бирделәр 18.07.2024 Көллияткә бүләккә комбайн бирделәр
Арча агросәнәгать көллиятенең 80 еллыгын бәйрәм иткәндә “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте җитәкчесе Ленар Абдуллин көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаевка “Нью-Холланд“ комбайны бүләк итү турында сертификат тапшырган иде.

Арчада җиңел машина йөртүче хатын кызлар ярышты 15.07.2024 Арчада җиңел машина йөртүче хатын кызлар ярышты

Сагынып сөйләрлек кеше ул 13.07.2024 Сагынып сөйләрлек кеше ул

Татарстан Республикасы атказанган төзүчесе Анатолий Николаевич Смирновны Арчада белмәгән кеше сирәктер. Аның исеме юллар белән бәйле.

Анатолий Николаевич 1985 елның маеннан 1997 елның июленә кадәр ДРСУ (юл ремонт-төзелеш идарәсе) җитәкчесе булып эшләде.

Солдаттан рәхмәт хаты 12.07.2024 Солдаттан рәхмәт хаты

Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветеран Илнур Яруллин Корьән ашы үткәрде.

Ниятләр изге. Ил-көннәребез тыныч, улларыбыз исән-сау булсыннар. Догаларны Радик хәзрәт Кәримов укыды. Илнур Яруллин Корьән ашына килгән кадерле кунакларга "Солдаттан рәхмәт хаты" тапшырды.  Яңа Кенәрдән махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Инсаф Салихов та хатыны Раилә, кызы Камилә белән килгән иде. Уллары махсус хәрби операциядә булган аналар Мәмсәдән Нәзирә Хәйруллина, Яңа Кенәрдән Нурия Галимова шулай ук кадерле кунаклар булдылар.

«Гаилә учагы» Арчадан Балтачка китте 10.07.2024 «Гаилә учагы» Арчадан Балтачка китте

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Арчаның “КазанСу” паркында бәйрәм узды.

Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп саклаучы, буыннарны  бәйләүче өзелмәс җеп. Районыбызның һәм илебезнең тотрыклы үсеше гаиләләрнең ни дәрәҗәдә нык булуына бәйле.

Арчада яшәүче Татьяна һәм Александр Зимановлар алтын туйларын билгеләп үтте 09.07.2024 Арчада яшәүче Татьяна һәм Александр Зимановлар алтын туйларын билгеләп үтте

Бу көнне аларга район башлыгы Илшат Нуриевның котлавы һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Ежков урамында урнашкан иң матур йортларның берсендә яши алар. Зур түгел ул, әмма күңел җылысын биреп хуҗаның үз кулы белән эшләнгән.

100 яшендә очрашырга дип сөйләштек 08.07.2024 100 яшендә очрашырга дип сөйләштек

Иске Кишет авылында яшәүче Нургали абый белән ул үткән юлларны барлап рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.

Әле яңа гына 95 яшен тутырган кешенең күргәннәре, башыннан кичергәннәре калын бер китап язарлык.

Афәрин, Ислам! 07.07.2024 Афәрин, Ислам!
Балалар, оныклар ирешкән уңышлар һәр ата-ана, әби-бабайлар өчен зур шатлык инде ул. “Северный“ ширкәте баш инженеры Самат Йосыповның улы Исламның авыл хуҗалыгы машиналарын файдалану буенча Россия күләмендәге һөнәри осталык чемпионатында икенче урынны алуын ишеткәч тә куанып куйдым.

Чын ир-егет үстергән Анага рәхмәт! 06.07.2024 Чын ир-егет үстергән Анага рәхмәт!
Район башлыгы Илшат Нуриев исеменә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче райондашыбыз, гвардия лейтенанты Олег Андреевич Никитинның әнисе Анна Арсентьевнага тапшыруны сорап улының командиры Рәхмәт хаты җибәргән. Анда Олег Андреевичны әти-әнисе үз Ватанының чын патриоты итеп тәрбияләүләре әйтелә.

Сугышта хәбәрсез югалганнар табылды 05.07.2024 Сугышта хәбәрсез югалганнар табылды
“Казан арты” музее узган атнада райондашларыбызны үзенчәлекле чарага җыйды. 80 елга якын исемнәре хәбәрсез югалганнар рәтендә булган якташларыбызның якыннары рәсми хәбәр кәгазен кулларына алды.

Арчада бүген гаилә белән велосипедта сәяхәт иттеләр 05.07.2024 Арчада бүген гаилә белән велосипедта сәяхәт иттеләр
Арча спорт комплексыннан кузгалдылар. Тимер юл вокзаллына төштеләр. Аннан Арчаның шәрык мәчетенә менделәр. Арчаның 5нче гимназиясенә килделәр. Район мәдәният йорты янында финиш бирделәр. Әлеге сәяхәттә катнашучылар бик канәгать калдылар.

Арчада яшәүче Гөлирам апага 100 яшь тулды 04.07.2024 Арчада яшәүче Гөлирам апага 100 яшь тулды
Бүген Арчада яшәүче Хәялова Гөлирам Шакир кызын 100 яшьлек юбилее белән котларга Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев килде.

Гөлирам Хәялова Апас райнында дөньяга килгән. Яшь чагында төрле хезмәт башкарырга туры килгән үзенә, ирләр белән беррәттән урман да кискән.

Рәхмәт, юлчыларга! 03.07.2024 Рәхмәт, юлчыларга!

Җәй юлларны карау өчен уңай вакыт

Шуңа да юл салучы, юлларны ныклап төзекләндерүче оешмалар җәйдән файдаланып калырга тырыша.

“Без өч районга – Арча, Әтнә, Теләче районнарына һәм, гомумән, республикага хезмәт күрсәтәбез, – дип сөйләде республиканың “Татавтодор” җәмгыяте Арча филиалы җитәкчесе Альберт Сафиев

Районыбызның ун гаиләсе узган ялларны табигать кочагында уздырды 02.07.2024 Районыбызның ун гаиләсе узган ялларны табигать кочагында уздырды

29 һәм 30 июньдә районыбызда Арча укучылар сараеның “Сәламәт Арча” проекты кысаларында “Ял-Юл” җәяүле сәяхәте узды. 

Чираттагы районкүләм чара турында хәбәр әзерләргә дип йөргән җиремнән, Укучылар сараеның директор урынбасары, проектның авторы Айгөл Галәветдинова үземне дә бу сәяхәттә катнашырга чакырды. Озак уйламый гына ризалаштым һәм шимбә көнне иртә белән, кызымны алып, Укучылар сараена юнәлдем. 

Райондашыбыз галим-агрономга 75 яшь тулды 01.07.2024 Райондашыбыз галим-агрономга 75 яшь тулды
Заманында районның иң көчле агрономнарының берсе булган Галиуллин Гомәр Мифтах улына 75 яшь тулды. Аны юбилее белән бергә эшләгән хезмәттәшләре котлады. Районның баш агрономы Раил Шакирҗанов аңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Гөлзада апа, сез Күлтәс өчен янып яшисез! 28.06.2024 Гөлзада апа, сез Күлтәс өчен янып яшисез!
17 июньдә Күлтәс авылы мәчетендә Корбан ашы булды. Бу мәҗлесне авылыбызда туып-үскән, хәзерге вакытта Нагорный бистәсендә гомер итүче  авылдашыбыз Гөлзада апа Шәяхмәтова үткәрде. Коръән ашына аның гаиләсе-кызлары, туганнары һәм авылдашлар җыелды.

Арчаның Кызыл Бистә урамында Корьән ашы үтте 28.06.2024 Арчаның Кызыл Бистә урамында Корьән ашы үтте
Арчаның Кызыл Бистә урамында Корьән ашы үтте

Якташыбыз Җәүдәт Ибраһим улы Фәйзрахмановны туган көне белән котлыйбыз! 27.06.2024 Якташыбыз Җәүдәт Ибраһим улы Фәйзрахмановны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 27 нче июнь көнне, озак еллар Казан дәүләт аграр университеты ректоры булып эшләгән Җәүдәт Ибраһим улы Фәйзрахмановның туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән котлый!

Кәчедән Галәвиевлар - ярдәмчел кешеләр 26.06.2024 Кәчедән Галәвиевлар - ярдәмчел кешеләр

Арча районының Кәче авылында гомер итүче Фәнисә (29 яшь) һәм Ринат (33 яшьтә) Галәвиевларның гаилә корып яши башлавына 7 ел. Авылда төпләнеп, гөрләтеп тормыш көтәләр.

Берничә йорт салырга өлгергәннәр, уртак бизнеслары бар. I һәм II группа инвалид туганнарын да тәрбиялиләр. Күптән түгел икенче тапкыр әти-әни булганнар. Олы кызлары Руфинәгә 6 яшь, уллары Нариманга 5 ай.

Наласадан Марат Вахитовны котлыйбыз! 26.06.2024 Наласадан Марат Вахитовны котлыйбыз!
ООО АФ Игенче хуҗалыгы агрономы Вахитов Марат Мирзаян улы Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашында узган «Сабантуй-2024» Республика милли бәйрәме кысаларында бүләкләнде.

Шундый якташыбыз белән горурланабыз 25.06.2024 Шундый якташыбыз белән горурланабыз

Марат Сабиров Кәчедә туып үскән. 1986 елның 6 августында туган. Ике малай әтисе.

Без күптән түгел район Иҗтимагый советының күчмә утырышында Кәче мәктәбендә булдык. Музеена кердек. Музейда махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым бер почмак эшләп куйганнар.

Без сокланабыз сезгә! 24.06.2024 Без сокланабыз сезгә!

Республиканың пенсионерлар берлеге ел да Казанда спартакиада кысаларында спорт ярышлары оештыра

Бу әһәмиятле чарадан безнең район пенсионерлары да читтә калмый. Быел башта май аенда “Арча“ спорт комплексында район спорт ярышларында катнаштылар.

Ул 82 елдан соң туган авылына кайтты 23.06.2024 Ул 82 елдан соң туган авылына кайтты
Яңа Кишет авылында яшәүче Закир Вәлиев Бөек Ватан сугышына 1941 елның 27 августында алына.

Ташкичүдә СВОдан ялга кайткан авылдашлары белән очраштылар 22.06.2024 Ташкичүдә СВОдан ялга кайткан авылдашлары белән очраштылар

Мәдәният йортында бик тә эчтәлекле матур кичә үтте, дип хәбәр иттеләр Ташкичү мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Кичәбезнең сәбәпчесе : СВО да хезмәт итүче, 4 нче тапкыр ялга кайтучы, кайткан саен күкрәгендә медальләры артып, мактау һәм рәхмәт грамоталары тулы булган, безнең горурлыгыбыз Фирдусебез булды

Авыр туфрагың җиңел булсын Гарәфетдин абый 21.06.2024 Авыр туфрагың җиңел булсын Гарәфетдин абый
Күлтәс авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Гарәфетдин ага Зиннуровны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрәсимендә район башлагы Илшат Нуриев, сугышчан туганлык оешмасы әгьзалары, авылдашлары, якыннары катнашты

Алар - Арча районының “алтын фонды” 20.06.2024 Алар - Арча районының “алтын фонды”
Төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яулаган укучылар һәм аларны әзерләгән укытучылар район Мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрелде.

Яңа Кырлайда төзүчеләрне Корбан итеннән пешерелгән ризык белән сыйладылар 19.06.2024 Яңа Кырлайда төзүчеләрне Корбан итеннән пешерелгән ризык белән сыйладылар
- Авыл барлыкка килгәннән бирле чүпләнеп килгән Ия елгасын чистартып,матурлап, яктыртылган җәяүле юллар салучы Арча "Эталон""һәм Балтач. " Мелиорация "" җәмгыяте эшчеләрен корбан ите белән сыйларга  уйладым

“Ак барс“ агрокомплексы ширкәте терлекчеләре бәйрәм итте 18.06.2024 “Ак барс“ агрокомплексы ширкәте терлекчеләре бәйрәм итте
15 июньдә “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә бик матур бәйрәм булды. “Чәчүлекләрне кабул иткән көнне механизаторларны шулай зурлап хөрмәтләгән идек, бүген менә терлекчеләребезне кунак итәбез“, – диде хуҗалык җитәкчесе Ленар Абдуллин.

Арчаның Өлкәннәр һәм инвалидлар йортына Корбан ите китерәләр 17.06.2024 Арчаның Өлкәннәр һәм инвалидлар йортына Корбан ите китерәләр
Районда игелек эшләүчеләр күп. Уеңда, теләгеңдә бар икән инде игелек эшлә! Район Өлкәннәр һәм инфалидлар йорты җитәкчесе Рәисә Рәкыйповна ярдәм итүчеләргә бик рәхмәтле. Исән-сау булсыннар, балаларының игелеген күреп яшәсеннәр, дип тели.

Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны юбилее белән котлыйбыз! 16.06.2024 Якташыбыз Марат Готыф улы Әхмәтовны юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 16 июнь көнне якташыбыз Әхмәтов Марат Готыф улының туган көне - 70 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Сезгә алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә, яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!

Арча педагогия көллиятен котлыйбыз! 15.06.2024 Арча педагогия көллиятен котлыйбыз!
10 июнь көнне Татарстан Республикасы спорт министрлыгында урта һөнәри уку йортлары арасындагы спартакиадага һәм лига ярышларына йомгак ясалды. 2023-2024 уку елында Арча педагогия көллияте барлык уку йортлары арасында ( барлыгы 102 уку йорты) I урынны алды.

Сыйфат өчен тырышалар 14.06.2024 Сыйфат өчен тырышалар

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов 11 июньдә Арча районында булды. Ул “Яңарыш“ ширкәтендә терлек азыгы әзерләү, сенаж салуның барышы белән кызыксынды.

– Без арышны 1300 гектарда чәчкән идек, – ди хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков. – Бөртеккә дигәне 900 гектар, калганын сенажга салабыз. Масса әйбәт, барысы 2 мең тонна чамасы шундый сенаж салабыз. Урып-җыйналган басуларга бодай, судан үләне чәчәбез.

Сабантуй – очрашу, күрешү, аралашу урыны 13.06.2024 Сабантуй – очрашу, күрешү, аралашу урыны

Арча Сабантуе көнне иртәдән кояш балкыды. Күңелләр күтәрелеп китте.

Хәер, шимбә көн яңгыр яуганга карап ул да авыл Сабантуйларына артык комачауламады. 
Хәтерләсәгез, телогрейка киеп төшкән еллар да булды. Хәзерге яшьләр телогрейканың нәрсә икәнен дә белми. Шулай да көн салкынча булып торгач, нигәдер, шул искә төште. Чөнки бәйрәмгә барабыз, дип алдан киемнәр алып куеп, бу көнне көтеп аласың бит. Ярый, бу юлы эш җылы киемнәргә барып җитмәде. Яңгыр явып торуга карамастан, һәркайда бәйрәм гөрләде. Икенче көнне кояш күңелләрне күтәрде, Үзәк стадион ягыннан  иртәдән дәртле музыка яңгырый иде. 

Наил Сабиров вафат 12.06.2024 Наил Сабиров вафат

Арча, Әтнә районнарында гына түгел, республикада да хөрмәтле, дәрәҗәле аксакал Сабиров Наил Закир улы бүген вафат булды.

Наил абый Сабиров 28 яшендә «Чулпан» колхозы рәисе итеп билгеләнә. Колхозны алдынгылар сафына күтәрде, данын еракларга җиткерде. Халыкның тормышын, көнкүрешен яхшыртуны алгы планга куеп эшләде. Әтнәбезнең дәрәҗәле аксакалы иде. Урыны оҗмахта булсын, гаиләсенә, балаларына, якыннарына Аллаһ сабырлык бирсен.

Бай тарихлы Каенсар 11.06.2024 Бай тарихлы Каенсар

Туган төбәгебезнең чын тарихын барлау, аның күренекле кешеләрен белү һәркем өчен мөһим. Соңгы елларда татар авылларының тарихы белән кызыксынучылар шактый күп. Авыл тарихларын, аларның халкын, элеккеге тормышын туплап китап бастыручылар да артып тора.

Әлбәттә, халкыбыз өчен кирәкле хезмәт бу. Минемчә, һәркем үзе яшәгән төбәкнең тарихын белергә, өйрәнергә тиеш.

Арча Сабан туе - 2024 10.06.2024 Арча Сабан туе - 2024

Арча Сабан туе милли йортлардагы гаилә көнкүреше белән танышудан башланды

Халкыбызның милли бәйрәме Сабан туена ел саен күп кунаклар җыела. Быел да Арчага республикабыздан мөхтәрәм шәхесләр килгән иде. 

Әй мәктәбем, Апаз мәктәбем... 09.06.2024 Әй мәктәбем, Апаз мәктәбем...

Апаз мәктәбе капка төбенә 40 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылар җыелды. Кочаклашып күрешәләр, сөйләшәләр, көлешәләр...

Район башлыгы Илшат Нуриев та 40 ел элек Апаз мәктәбен тәмамлаган. Бердән, сыйныфташлар очрашса, икенчедән, Апаз мәктәбенә 150 ел! Зур юбилей!

Районыбыз авылларында Сабантуйлары гөрли 08.06.2024 Районыбыз авылларында Сабантуйлары гөрли
8 июньдә районның шактый авылларында Сабантуйлар гөрләде. Табигать тэ рәхимле булды, артык эссе дэ түгел, яңгырлар да булмады.

Райондашыбыз 37 ел гомерен төзелешкә багышлаган 07.06.2024 Райондашыбыз 37 ел гомерен төзелешкә багышлаган

“Арча МСО”сы ширкәтенең төзүчесе Ирек Вәлиев һөнәри осталык республика конкурсында “Иң яхшы төзүче” номинациясендә 3нче урынны яулады

5 разрядлы төзүче Ирек Вәлиев бүгенге көндә бригадасы белән Яңа Кенәрдә хастаханә түбәсен яңарту белән мәшгуль. Ташчы булса да, кирпеч өю генә түгел, төзелештәге башка эшләрне дә башкарырга туры килә икән үзенә.

Арча муниципаль районы Сабан туе программасы 06.06.2024 Арча муниципаль районы Сабан туе программасы
Арча шәһәре үзәк стадионында Сабан туе 9 июньдә узачак

Якташыбызның яңа китабы дөнья күрде 05.06.2024 Якташыбызның яңа китабы дөнья күрде
Ташкичу авыл китапханәсендә Россия Федерациясенең халык мәгариф отличнигы, югары категорияләре укытучы, һәвәскәр язучы Насибуллина Рузалия Ибраһим кызының "Атылган йолдыз" исемле китабын тәгъдир итү киче узды.

Кунакта 04.06.2024 Кунакта

Төбәк инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов “Без Тукайны укыйбыз“ дигән әдәби марафонда уңышлы чыгыш ясаучыларны котлап, бүләкләр тапшырды

Бу матур тантана-очрашу чәй өстәле янында район мәдәният йортында инвалидлар җәмгыяте бүлмәсендә үтте.

Район иҗтимагый советының Кәче авыл җирлегендә күчмә утырышы булды 03.06.2024 Район иҗтимагый советының Кәче авыл җирлегендә күчмә утырышы булды

Район иҗтимагый советының җитәкчесе Надия Мифтахетдинова. Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев.

Совет әгьзалары Чулпан фельдшер-акушерлык пункты, Чулпан клубы, Якты Көндә Радик Бариев крестьян-фермер хуҗалыгында (кошчылык),  Якты Көн клубында, Кәче мәчетендә, Кәче мәктәбендә, бакчасында  булдылар. Аларның эше белән якыннан таныштылар. Дәүләт программаларының ничек тормышка ашырылганын карадылар.

Мәгариф хезмәткәрләре йөгереп тә карый! 02.06.2024 Мәгариф хезмәткәрләре йөгереп тә карый!

Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы үзенекеләрне Арча стадионына җыйды

Көндезге сәгать 1. Көн кояшлы, җылы, кошлар сайрый. Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр шау-гөр килеп, бер-берсе белән күрешәләр, уен-көлке сөйләшәләр. Ярыш алдыннан әкрен генә йөгереп, гәүдәләрен язучыларга карап: “Кара бу чабышкы атын, кая узасың моны!” – дип көлешә ир-егетләр. Үзе бер күңелле!

Укытучылар “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек куйды. Галәви ролен Фәнис Җиһанша башкарды 01.06.2024 Укытучылар “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек куйды. Галәви ролен Фәнис Җиһанша башкарды

24 май көнне район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.

Курса Почмак мәктәбендә унберенче сыйныфны быел өч, тугызынчы сыйныфны сигез укучы тәмамлаган. Шуларның дүртесе өчен дә кыңгырау соңгы тапкыр чыңлаган. Биредә соңгы кыңгырау бәйрәме башкалардан аермалы буларак 25 майда үткәрелде. Аның сәбәбе дә бар.

“Ак барс“та бәйрәм 31.05.2024 “Ак барс“та бәйрәм
Быел “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә бик зур үзгәрешләр бара. Бүгенге көндә тәүлеккә 30 тонна сөт савалар. Язгы кыр эшләрен оешкан төстә, бердәм булып төгәлләп чыктылар. Чәчүне “Казанка“ ширкәтеннән соң икенче булып тәмамладылар.

Сүндермичә сакласак иде 30.05.2024 Сүндермичә сакласак иде
Арча үзәк китапханәсе ЗАГС бүлеге белән берлектә Гаилә елы уңаеннан “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән очрашу үткәрде

Анда ярдәм бик кирәк 29.05.2024 Анда ярдәм бик кирәк

Зөлфия Мәгъсумова белән Тәнзилә Вәлиева Оренбург өлкәсенә барып, җыелган гуманитар ярдәмне илтеп кайттылар. Аларны бик җылы каршы алганнар.

– Безгә төрле фикерләр ишетергә туры килде. Казанда бер таксист: “Сезгә дөнья кадәр акча түлиләрдер инде”, – диде. Безнең үз хисабыбызга ял алып, бушка йөрүебезгә ышандыра алмадык. Үзләре бер барып кайтсалар, андый сүзләр әйтмәсләр иде.

Якташыбыз Нурзадә Вәлиуллинаны туган көне белән котлыйбыз! 28.05.2024 Якташыбыз Нурзадә Вәлиуллинаны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 28 май көнне, якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2019), җырчы, автор-башкаручы, Нурзадә Фирдинант (Рәдиф) кызы Вәлиуллина туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Апаз мәктәбенә 150 ел (ВИДЕО) 27.05.2024 Апаз мәктәбенә 150 ел (ВИДЕО)
Мәктәп коллективы, директор Раушан Сибагатуллин менә дигән бәйрәм оештырганнар. Моннан 40 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылар да килгән иде. Район башлыгы Илшат Нуриев та 40 ел элек Апаз мәктәбен тәмамлаган. Сыйныфташлар җылы итеп күрештеләр. Ветеран укытучылар бәйрәмнең иң кадерле кунаклары булдылар.Район һәм республиканың җаваплы эшләрен башкарган, эшмәкәр, Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Вагыйз Минһаҗев та кайткан иде. "Ватан" хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Әхмәтов, районда җитәкче урыннарда эшләгән Шәфигулла Гарипов - алар бар да Апаз мәктәбен тәмамлаган шәхесләр. Чыгышлар бик матур булды. 

Җиңүләре алда әле 27.05.2024 Җиңүләре алда әле

Анда Арча, Кукмара, Балтач, Биектау районнарыннан, Казаннан 45 кеше катнашты.

– Минем өчен дә, башкалар өчен дә бу иң зур бәйрәм. Җиңү бәйрәме, яшәү бәйрәме, – диде районның шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов. – Әтием сугышның беренче көненнән үк фронтка киткән. Аңа ул чакта нибары егерме яшь булган. Берлинга барып җиткән. Аннан Япониягә каршы сугышка җибәргәннәр. Җиде елдан соң гына исән-сау өйгә кайткан.

Кашшафсыз да калды Шура... 26.05.2024 Кашшафсыз да калды Шура...

“Бу дөньяда без бөҗәк кенә – әле генә бар, әле генә юк“, – ди торган иде безнең әти

Шура авылында яшәүче Кашшаф Рәхмәтуллинның үлеме турында ишеткәч, әтинең шул сүзләре искә төште.

Арча стадионына мәгариф хезмәткәрләре җыелды 25.05.2024 Арча стадионына мәгариф хезмәткәрләре җыелды

Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы йөгерү ярышлары оештырды.

Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр - бар да йөгерә! Кем махсус йөрергә чыгам ди, кем без тормышта гел хәрәкәттә ди. Шуңа да ярышларда катнашудан курыкмыйлар. Иң мөһиме катнашу, командага ярдәм итү.

Арчаның беренче мәктәбендә соңгы кыңгырау 24.05.2024 Арчаның беренче мәктәбендә соңгы кыңгырау

Бүген район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чылтырады.

Бу уңайдан биредә һәрвакыттагыча искиткеч матур, дулкынландыргыч та тантана узды. 

Арча балалары Казансу паркында асфальтта рәсем ясады 23.05.2024 Арча балалары Казансу паркында асфальтта рәсем ясады
20 май көнне Арчаның Казансу паркында балалар һәм яшүсмерләр үзләренең рәсем сәнгате өлкәсендәге сәләтләрен күрсәтү өчен асфальтта рәсем ясарга җыелды.

Якташыбыз машина белән бүләкләнде 22.05.2024 Якташыбыз машина белән бүләкләнде
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте конференц залында Татарстан журналистлары съезды булды. Илшат Әминов тагын биш елга Татарстан журналистлары союзы җитәкчесе итеп сайланды.

Арча балалары Турслетка җыелды 21.05.2024 Арча балалары Турслетка җыелды
Турслетта Арчаның 2 нче, 6 нчы, Лесхоз, Түбән Мәтәскә, Сеҗе, Сикертән, Носы, Шушмабаш, Хәсәншәех, Апаз мәктәпләреннән, Курсави исемендәге күппрофильле лицейдан һәм Укучылар сараеннан 14 команда составында 89 бала катнашты.

Илгизә Шигабиеваның “Кулъязмалар куя каләмем” китапчыгы дөнья күрде 20.05.2024 Илгизә Шигабиеваның “Кулъязмалар куя каләмем” китапчыгы дөнья күрде
Арча районы Кәче мәктәбенең  3 нче сыйныф укучысы Илгизә Шигабиеваның “Кулъязмалар куя каләмем” китапчыгы көн күрде. Бу кечкенә китапка һәр сүзе “К” хәрефеннән генә башланган берничә хикәя, кроссворд, табышмаклар кергән.

Халкыбызның үткәне, бүгенгесе, киләчәге 19.05.2024 Халкыбызның үткәне, бүгенгесе, киләчәге
18 май Халыкара музейлар көне. "Музейда халкыбызның үткән тормышы, көнкүреше, мәгарифе һәм мәдәнияте белән бәйле кызыклы экспонатлар саклана. Сигез ел музейда эшләп алуым белән горурланып яшим. Бик күп шәхесләр белән аралашып яшәдек, алардан күп әйберләргә өйрәндек", - дип яза үзенең Вк төркемендә Шәфигулла Гарипов.

Шөкер итеп яши 18.05.2024 Шөкер итеп яши

Май Җиңү көне белән күңелне кузгата торган ай. Сугыш хатирәләре һәр гаиләнең хәтер сандыгында саклана.

Арчада яшәүче, гомере буе китапханәдә эшләгән Әлфия апа Рәхимованың да сөйләр сүзе күп.

Әлфия апаның да әтисе Зыятдинны сугышка алалар. Сугышка киткәндә әтисенең: “Балам, багалмам, ятим каласың бугай”, – дип елаганын хәтерли ул. Әтисе сугышта хәбәрсез югала.

Арча агросәнәгать көллиятенә (җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев) 80 ел 17.05.2024 Арча агросәнәгать көллиятенә (җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев) 80 ел

Юбилей бик матур үтте. Афәрин, оештыра беләләр! Котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде.

Түр башында көллияттә эшләгән ветераннар, төрле елларда көллиятне тәмамлаган абруйлы хезмәт кешеләре утырды. Әлеге көллиятне тәмамлаган Татарстан халык җырчысы Рөстәм Закиров та  кайткан иде.

«Казан арты» тарих-этнография музеенда Гаилә көнен билгеләп үттеләр 16.05.2024 «Казан арты» тарих-этнография музеенда Гаилә көнен билгеләп үттеләр
Һәр елны табигатьнең иң матур вакытында 15 май көнне Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә көне уңаеннан  районыбызда төрле чаралар үткәрелә һәм аларның максаты гаиләдәге мәхәббәт, хөрмәт хисләрен яңарту, ә иң мөһиме бер-береңә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булу.

Арчада бер йорт файдалануга тапшырылды 15.05.2024 Арчада бер йорт файдалануга тапшырылды

Арчаның Бакый Урманче урамында урнашкан 18нче йортны файдалануга тапшыру тантаналы төстә үтте.

Мондый чарага бәйрәм төсе кертү дөрес тә. Чөнки кулга фатир ачкычы алу хуҗалары өчен иң зур шатлыкларның берсе.

Шура авылы клубы каршында бик матур һәйкәл ачылды 14.05.2024 Шура авылы клубы каршында бик матур һәйкәл ачылды
Шура авылы клубы каршында бик матур һәйкәл калкып чыккан. Ул быел гына ачылган яңа клубны тулыландырып тора. Һәйкәлне ясауда клуб төзүчеләр ярдәм итте.
Узган елның декабрендә биредә өр-яңа клуб ачылды. Ул шуралар өчен зур бәйрәм булды. Чөнки алар кечкенә генә әйбергә дә зур итеп куана белә.

Арчалар Балтачта ничек көрәште 13.05.2024 Арчалар Балтачта ничек көрәште
11 нче май көнне Балтач районының Субаш мәктәбе спорт залында 2007 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш ярышлары булып узды.

Бу ярышта тренер Фәнис Зарипов  җитәкчелегендә Арча районы командасы да катнашты. Егетләр барысы да медаль, грамота һәм акчалата бүләкләр алып кайттылар.

«Кыр кухнясы» күңелне кузгатты (ВИДЕО) 12.05.2024 «Кыр кухнясы» күңелне кузгатты (ВИДЕО)
9 майда Арча шәһәре үзәгендә Кыр кухнясын «Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте» (җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев) оештырды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан кунакларны карабодай боткасы һәм кайнар чәй белән сыйладылар. Ил алдында хәрби бурычын үтәүчеләр дә (әфганчылар һ.б) шунда җыелышып чәй эчтеләр, фотоларга төштеләр. Үзе бер күңелле булды.

Яңа Кенәрдә Тәлгать Әхмәтов истәлегенә волейбол ярышлары булды 11.05.2024 Яңа Кенәрдә Тәлгать Әхмәтов истәлегенә волейбол ярышлары булды
 Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында, волейбол тренеры Әхмәтов Тәлгать Хәбибрахман улы истәлегенә 2010-11 нче елгы егетләр арасында волейбол ярышлары узды.
Ярышта Балтачтан һәм Әтнәдән берәр команда, Арча районыннан 4 команда катнашты.
Ярышны Тәлгать абыйның укучылары, гаиләсе, Яңа Кенәр мәктәбе физкультура укытучысы, тренеры Хәйруллин Зөлфәт оештырдылар.

Бердәм халык яши Шурада 10.05.2024 Бердәм халык яши Шурада

Шура авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен хәйрия концерты оештырылды.

Аннан соң, Яңа Кенәр, Сөрде, Шурабаш, Түбән Оры, Югары Оры, Байкал авылларына да бардылар. 

Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында (ВИДЕО) 10.05.2024 Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында (ВИДЕО)
Интернатта эшләүчеләр һәм шунда яшәүчеләр тарафыннан матур бер концерт әзерләнде. Гел ярдәм итеп торучы Гүзәлия Кәримова да Казаннан кайтты.  Күңелне кузгатырлык кичә булды. 

Бөек Җиңүнең 79нчы язын каршы алдык 09.05.2024 Бөек Җиңүнең 79нчы язын каршы алдык
9 май көнне илебез халкы 1945 елның язын искә алып, Ватанга Җиңү алып килгән батырларыбызга рәхмәт йөзеннән ел да зур бәйрәмгә җыела. Арча районында да Бөек Җиңү көне уңаеннан оештырылган төрле чаралар берничә көн алдан башлана. 

Чулпан авылында һәйкәл янында 08.05.2024 Чулпан авылында һәйкәл янында
Бүген авыл җирлеге башлыгы Раушан Гәрәев үзенең командасы, мәдәният хезмәткәрләре белән Чулпан авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә төзелгән һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. 1минутлык тынлык белән каһарманнарны искә алдылар. Ә Шәүкәт Вәлишин үзе мылтык тотып постта торды. Авыл халкы рәхмәтле булды, диде. Дан сезгә, каһарманнар!

Арча районы башлыгы ветераннарны котлады 07.05.2024 Арча районы башлыгы ветераннарны котлады

Район башлыгы Илшат Нуриев 6 майда Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Тәлгать Ногмановны, Үзбәк Сабировны, Иске Йорт авылында яшәүче Равил Шәяхмәтовны Җиңү көне белән тәбрикләде.

Аларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм үзенең котлау хатларын, бүләкләр тапшырды.

Ут кебек булырга кирәк 06.05.2024 Ут кебек булырга кирәк

рем Айрат Исмәгыйлев мине өч бала белән алды. Дүртенче малайны да алып кайттым”, – ди ул

Теләге – дөньяда тынычлык булсын, балаларны исән-сау үстерергә язсын, тигезлектән аермасын. Ул моны дүрт ир бала анасы буларак әйтә.

Арчада Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бал үтте 05.05.2024 Арчада Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган бал үтте
3 май көнне районыбыз мәктәпләре укучылары мәдәният йортына Бөек Җиңүнең 79 елллыгы уңаеннан уздырылган традицион «Арча балы»на җыелды. Арча районы мәгариф идарәсе һәм Укучылар сарае тарафыннан оештырылган иҗади чарада быел 31 коллектив катнашты.

Райондашларыбыз гаиләләре белән шашка уйнады 04.05.2024 Райондашларыбыз гаиләләре белән шашка уйнады

Арча Укучылар сараенда районыбызның иң оста шашка уйнаучылары көч сынашты.

Гаиләбез белән шашка уйныйбыз” турниры Гаилә елы уңаеннан уздырылды. Ул район мәгариф идарәсе һәм Укучылар сарае тарафыннан оештырылган иде. 

Арчалар Саратов шәһәреннән Гран-при яулап кайтты 03.05.2024 Арчалар Саратов шәһәреннән Гран-при яулап кайтты

Саратов шәһәрендә “Идел йолдызлары” татар балалары фестивале узды.

Бирегә күп кенә регионнардан катнашучылар җыелды. Чарада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннатуллин сәламләде.

Булачак журналистлар Арчада булып киттеләр 02.05.2024 Булачак журналистлар Арчада булып киттеләр
Казанда "Волжские встречи" дигән халыкара фестиваль бара. Ул яшүсмерләрнең массакүләм матбугат чаралары һәм киностудияләренең халыкара фестивале. Арчада аларны Укучылар сараендагы "Нур" телестудиясе каршы алды. "Балаларның "Нур"телестудиясе җитәкчесе Зөлфирә Зарипова балалар белән кунакларга тулы программа әзерләделәр.

Авылдашым Мәхмүт абый 01.05.2024 Авылдашым Мәхмүт абый

Язмам авылдашым, җор телле, һәрчак шат күңелле, тормышны яратып яшәгән Мәхмүт Гайфулла улы Габдрахмановның якты истәлегенә багышлана.

Мәхмүт абый 1926 елда Арча районының Кече Төрнәле  авылында крестьян гаиләсендә туа. 1943 елда унҗиде яшьлек егет үз теләге белән фронтка китә. Хәрби комиссариаттан аларны шунда ук Суслонгерга җибәрәләр, газап, михнәтләр тулы 6 ае шунда өйрәнүләрдә уза.

Арчада Тукай марафоны узды 28.04.2024 Арчада Тукай марафоны узды

Йөгерү ярышында барлыгы 200гә якын кеше катнашты.  Балтач, Саба, Кукмара районнарыннан, Казаннан һәм Марий-Эл республикасыннан дә килгәннәр иде.

Марафон Арча Мәдәният йорты каршындагы башланып китте. Катнашучыларны районы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов сәламләде.

Бүген Арчада коры елгаларны, юл буйларын чистарттылар, агачларны буядылар 28.04.2024 Бүген Арчада коры елгаларны, юл буйларын чистарттылар, агачларны буядылар
Өмәгә Арча станциясендәге Арчаның 2нче мәктәбе, 4нче мәктәбе, Арча агросәнәгать һөнәри көллияте филиалы коллективлары һ.б.чыкты.

Яңа Кенәрдә Җиһангирлар паркы булачак 27.04.2024 Яңа Кенәрдә Җиһангирлар паркы булачак
Профориентация-яшьләрне,аңлы һәм мөстәкыйль һөнәр сайлауга әзерләүнең фәнни нигезләнгән системасы. Ул һәр шәхеснең индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә ала.Һөнәр дөньясы күптөрле һәм үзгәрүчән, вакыт узу белән аларның яңалары барлыкка килә. Кеше тормышында кайда белем алуны дәвам итәргә,ягъни һөнәр сайларга,үз тормыш юлын сайларга туры килү мизгеле җитә.

Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде 26.04.2024 Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе резиденциясенең Тантаналар залында Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде.

Быел Тукай премиясе шагыйрь Ләис Зөлкарнәйгә, сынчы Кадим Җәмитовка, ТР Дәүләт хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдаровага һәм язучы, тәрҗемәче Борис Вайнерга бирелде.

Казанбашта Гариф Ахунов укулары узды 25.04.2024 Казанбашта Гариф Ахунов укулары узды

Укулар Гариф Ахуновның купкырлы шәхес булуын исәпкә алып, төрле юнәлешләрдә оештырылды.

“Туган ягым чишмәләре” темасына рәсем ясау; туган як турында шигырь иҗат итү, Гариф Ахунов иҗаты буенча   фәнни- тикшеренү эшләре язу, укытучылар өчен осталык дәресләре күрсәтү  юнәлешләренә эшләр кабул ителде. Конференциядә чыгыш ясаучыларның хезмәтен мәртәбәле жюри  бәяләде. 

Концлагерьда туган Исмәгыйль Габидуллин: «Андый хәлләр башка кабатланмасын иде» 24.04.2024 Концлагерьда туган Исмәгыйль Габидуллин: «Андый хәлләр башка кабатланмасын иде»

Мин Исмәгыйль абый үз кулы белән язып биргән истәлекләрне укыгач, аның турында сезгә дә язарга булдым.

Яңа Ашыт авылы тарихын, аның кешеләрен барлый башлагач, концлагерьда туган Исмәгыйльне беләсеңме, дип сорадылар. “Ишетеп кенә беләм”, - дип җавап бирдем. Яңа Ашытта мәчет ачканда кайткач, менә бит Исмәгыйль, дип безне таныштырдылар. Мин аннан үзе, гаиләсе, авылдагы тамырлары турында язып бирүен үтендем. Менә ул дәфтәр минем кулымда. Яңа Кенәр Сабантуена үзе кайтып, миңа тапшырып китте. “Сеңлем, безнең турында да белсеннәр, тормышның кадерен белсеннәр, андый хәлләр башка кабатланмасын иде”, - дип тапшырды ул аны миңа. 

“Татарстанның мәдәни башкаласы“ республика бәйгесен Арча районы башлады 23.04.2024 “Татарстанның мәдәни башкаласы“ республика бәйгесен Арча районы башлады

Узган ел шул исемдәге бәйгедә Арча районы Гран-при иясе булган иде. Җиңүче буларак, быел да аны безнекеләр башлады.

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында үтте ул. Районнан җиде зур автобуска төялеп дүрт йөздән артык үзешчән барды. Балалар дә, яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде. Гаилә елы буларак, күп балалы гаиләләр дә чакырылган һәм алар сәхнәгә чыкты.

Райондашлырыбыз гаиләләре белән шашка уйнады 22.04.2024 Райондашлырыбыз гаиләләре белән шашка уйнады

«Гаиләбез белән шашка уйныйбыз» турниры гаилә елы уңаеннан уздырылды

20 апрель көнне Арча укучылар сараенда районыбызның иң оста шашка уйнаучылары көч сынашты. "Гаиләбез белән шашка уйныйбыз" турниры район мәгариф идарәсе һәм «Укучылар сарае» тарафыннан оештырылды. 

Тирә-юнебез чиста, матур булсын! 21.04.2024 Тирә-юнебез чиста, матур булсын!

Районда чисталык, төзекләндерү, яшелләндерү икеайлыгы бара.

1 апрельдән 31 майга кадәр. Җир өсте кардан ачылгач, бар чүп-чар күренә башлый. Тизрәк аларны җыештырып алырга иде. Арчада һәм авылларда хезмәт коллективлары, шәхси, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өмәләргә чыктылар. Чүп-чарны җыялар, тырмалыйлар, эрергә өлгермәгән карларны тараталар.

Яңа Кенәргә көрәшчеләр җыелды 20.04.2024 Яңа Кенәргә көрәшчеләр җыелды

2010нчы елгы яшүсмерләр һәм алардан кечерәк яшьтәгеләр көрәште.

Казаннан спорт комитетыннан Марсель Таһиров кайтты. Идеясе һәм иганәчелек итүчесе Яңа Кенәр мәчете. Оештырып йөрүчеләрнең берсе - ветеран педагог Ришат Садыйков.


Күршең шундый булсын! 19.04.2024 Күршең шундый булсын!

Рүзәл Баязит улының үзенең дә юбилей көннәре – автотранспорт предприятиесен җитәкли башлавына 40 ел тулган.

Ике җитәкчегә дә район халкы өчен бик тә кирәкле оешмаларны таркатмый саклап кала алулары өчен рәхмәт. Бүген дә автобуслар төгәл сәгать кебек йөреп тора, МСО осталары күп фатирлы йортлар,  клублар төзи. Алар төзегән биналар районыбызны, шәһәребезне бизи.

Арча педагогика көллиятендә кунаклар 18.04.2024 Арча педагогика көллиятендә кунаклар

«Әлифба» музеенда әлифбачы Рәмзия Вәлитованың 110 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.

Музей җитәкчесе Дамир Таҗиев юбилейга алдан әзерләнде. Әлифбачылар Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вәгыйзовның укучыларын юбилейга дәште. Кайбычтан да килделәр.

Рәмзия Гыйләҗетдин кызы Вәлитова (кыз фамилиясе Баязитова, ире буенча Вәгыйзова) 1914 елның 29 мартында Стәрлетамак шәһәрендә 4 балалы гаиләдә туган.

Арча районында Гаилә елына багышланган “Гаиләле ШТК” лигасының беренче туры узды 17.04.2024 Арча районында Гаилә елына багышланган “Гаиләле ШТК” лигасының беренче туры узды

Район мәдәният идарәсе авыл җирлекләре арасында “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” форматындагы уеннарга старт бирде

26 марттан 11 апрельгә кадәр Гаилә елына багышланган “Гаиләле ШТК” лигасының беренче туры узды. 

Арчада 17 ел (1989-2006) редактор булып эшләгән Тәлгать Кавиевич Гомәровны юбилее белән котлыйбыз 16.04.2024 Арчада 17 ел (1989-2006) редактор булып эшләгән Тәлгать Кавиевич Гомәровны юбилее белән котлыйбыз
17 ел редактор! Авыр хезмәт. 90нчы еллар. 21нче гасыр башы еллары. Матбугатка илдәге сәясәт белән бергә атларга кирәк. Кимчелекләрне, тормыштагы уңай күренешләрне  күрергә, аларны газета битләрендә яктыртырга, район җитәкчелеге белән килешеп эшләргә кирәк. 90нчы еллар СССР таркалган еллар, базар реформалары, тирән, икьтисади һәм сәяси кризис кичергән еллар.

Нәсел җебем синдә, Арча! 15.04.2024 Нәсел җебем синдә, Арча!
22апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында «НӘСЕЛ ҖЕБЕМ СИНДӘ, АРЧАМ!» дип аталган Арча сәнгать осталары концерт-тамашасы узачак.

Чисталык ике айлыгы бара 14.04.2024 Чисталык ике айлыгы бара
1 апрельдән 31 майга кадәр районда чисталык, төзекләндерү, яшелләндерү айлыгы бара. Кыштан язга чыкттык. Карлар да эреп бетте диярлек. Җир өсте кардан ачылгач, бар чүп-чар күренә башлый. Тизрәк аларны җыештырып алырга иде. Бүген Арча шәһәр советы башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигьмәтҗанова, Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәәтуллина белән рейдка чыгып кердек. Элеккеге еллар белән чагыштырганда Арча күпкә чистарды. Капка төпләренә теләсә нәрсә куймый башладык. Үз тирәбезне җыештырабыз. Чисталыкка ни җитә!

“Җидегән чишмә“ белән “Яшьлек“ артистлары очрашты 13.04.2024 “Җидегән чишмә“ белән “Яшьлек“ артистлары очрашты

Халыкара театр көне уңаеннан китапханә хезмәткәрләре педагогика көллиятендә “Театр-сихри дөнья” дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара уздырды. “Җидегән чишмә“ Арча халык театры һәм педагогика көллияте каршында эшләп килүче “Яшьлек“ театр студиясе артистлары очрашты.

Пөшәңгәрдә бердәм халык 12.04.2024 Пөшәңгәрдә бердәм халык

Пөшәңгәр авылы халкының бердәмлеге һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә бик күп эшләр башкарылган.

Махсус хәрби операция барган зонадагыларга гуманитар ярдәм җибәрүгә яшьләр генә түгел, өлкәннәр, балалар да актив кушылган.

Без Пөшәңгәр күпфункцияле үзәкнең сәнгать җитәкчесе Илүзә Шәвәлиева белән сөйләштек.


Наласа авылы мәчетендә матур бәйрәм булды 11.04.2024 Наласа авылы мәчетендә матур бәйрәм булды
Бик матур бәйрәм булды биредә. Гает намазына мәчет тулып халык килде. Читтә яшәгән авылдашлары да кайткан. Соңыннан Фәридә Галиуллина үзе дини белем биргән өченче, дүртенче, бишенче сыйныф укучылары катнашында һәм Зөфәр хәзрәт Нәҗметдинов ярдәме белән балалар өчен бәйге рәвешендә чара үткәрде. Катнашучылар башваткычлар чиште, дини сорауларга җавап эзләде, дини сүзләр язды, татар халкының дини йолаларын күрсәтте. Азан әйтү, барлык нечкәлекләрен күрсәтеп намаз уку, сүрәләр уку бәйгеләре булды. Мәдрәсәдә укучылар гына түгел, тамашачы балалар да катнашты. Әти-әниләр хуплап, алар өчен җан атып торды.


Новости 1 - 100 из 3628
Страницы: