События

Арчада язучы Радик Фәизовны искә алдылар 19.05.2016

Арчада язучы Радик Фәизовны искә алдылар

Арчаның «Казан арты» тарих—этнография музеенда язучы Радик Фәизовның тууына 85 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Истәлекле очрашуга язучының хатыны Дамира апа, балалары, авылдашы, сыйныфташы, дусты Наил Сакбиров, редакциядә эшләгән елларында “Арча хәбәрләре” газетасы мөхәррире булып эшләгән Тәлгат Гомәров, хезмәттәшләре, чордашлары, әсәрләрен яраткан укучылары килгән иде. 

Музей директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов язучының әсәрләренә тулы бер анализ ясады.  “Ак каз”, “Ике әни”, Тимер чәчәк”, “Юлда” һ.б. Әсәрләрен китапханәләрдән алып укырга була. Чыгыш ясаучылар Радик Фәизовның кешегә авыр сүз әйтә белмәүче, яхшы күңелле булуы турында сөйләделәр. Аның күңел дөньясын күрү, нинди көчле каләм иясе булуын аңлау өчен әсәрләрен укырга киңәш иттеләр. Дамира апа бик матур сөйләде:

— Радик бик акыллы, тәртипле кеше иде. 56 ел бергә гомер иттек.  Азрак юашрак та иде. Кечкенәдән китапны бик күп укыганмын, бәлки шуңа да юаштыр мин, дип әйтер иде. Мәктәптә укыганда “Авылның бер көне” дигән инша язганнар. Укытучысы Радикның иншасын кычкырып укыган. Укуыңны дәвам итсәң, язучы буласың, дигән. 7 сыйныфны тәмамлагач, янына авылдашы Наил Сабиров килә, әйдә, Әтнәгә 8 сыйныфка барабыз, ди. Син әйбәт укыдың, укуыңны туктатма, ди. Шуннан алар бергәләп Әтнә мәктәбенә гариза язарга баралар. Сәяхәт итәргә яратты. Бергәләп Кырымга, Кавказга, Мәскәүгә, тагын әллә кайларга бардык. Өч кыз үстердек. Радик кебек әйбәт кеше башка юктыр кебек… Үзем дә авырлык китермәдем аңа.

Матур истәлекләрне рәхәтләнеп тыңладык. Радик абыйның рухы шат булырлык булды. Рәхмәт музей хезмәткәрләренә.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение