События

Арчалылар “Иске Казан түгәрәк уены”ннан дипломнар белән кайтты 24.05.2016

Арчалылар “Иске Казан түгәрәк уены”ннан дипломнар белән кайтты

21 май көнне Биектау районының Шәпше авыл Мәдәният йортында “Иске Казан түгәрәк уены” республика татар фольклоры фестиваленең III йомгаклау туры утте. Биредә Татарстан Республикасының 29 районыннан 50дән артык коллектив катнашты.

Арча районыннан фольклор-хореографик күренеш номинациясендә Урта Сәрдә авыл клубының “Нур” фольклор коллективы (җитәкчесе Ильфира Зарипова) чыгыш ясап, II дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Альберт Гайнетдинов, инструменталь музыка номинациясендә гөсләдә уйнап, III дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде..

Источник: http://arskmedia.ru

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение