События

Төп нигездә бәхет бар (Хәсәншәехтә кунакта) 21.05.2016

Төп нигездә бәхет бар (Хәсәншәехтә кунакта)

Табигатьнең искиткеч матур вакыты. Алмагачлар, чияләр ап–ак чәчәккә төренгән, сыерчыклар бала туйдыра, су буйларындагы тал–тирәкләрдә сандугачлар сайрый. Мондый чакта гел әйбәт әйберләр генә күрәсе килә.

Хәсәншәех авылында Рафис Зәкиев йортын тиз таптык. Авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков (бу көнне ул Арчада җыелышта иде) әлеге гаиләне бик мактаган, өйләрен ничек табасын өйрәткән иде. “Бик тырыш кешеләр, авылда хөрмәт итәләр аларны. Ике катлы йорт төзеделәр, ике абыйсы да авылда, шулай ук бик тырышлар. Рафис башлаучы фермер программасы буенча яңа терлек торагы төзеде, атлар, үгезләр асрыйлар, умарталыклары бар”.

Капканы ачып керүгә умарта оялары күзгә ташланды. Йорт хуҗасы үзе дә килеп чыкты, янында булышчысы да бар. “Динисламга өч яшь, — дип таныштырды Рафис күрешкәннән соң. — Умарта ояларын син төзәтмәсән үзем төзәтәм”, — ди.

Динислам бик кыю малай, үгезләрдән, тайлардан да, хәтта бал кортларыннан да курыкмый. Үсә төшкәч әти–әнисенә нык таяныч булачак әле ул.

Рафис белеме буенча агроном. 14 ел Хәсәншәехтагы теплицада эшләгән. Тора–бара үзләренең бәрәңге бакчаларын теплицага әверелдереп кыяр, помидор үстергәннәр. Булачак тормыш иптәше Алисәне дә теплицида эшләгәндә очраткан. Алисә — Казан кызы.

— Миңа өч яшь вакытта әти–әниләр Балтачка күчеп кайтканнар, — дип сөйләде Алисә. — Әни Хәсәншәехта теплицида эшли иде, аңа ияреп мин дә бардым, Рафис белән шунда таныштык.

Алисә Казан химия–технология институтын тәмамлый, икътисадчы.

— Шәһәр сагындырмыймы? — дип сорыйм.

— Авылны бик яратам мин, ­­— ди ул. — Казанга эш белән барганда да тизрәк кайтасы килә башлый.

Теплицалар урынына 30 баш терлеккә исәп- ләнгән торак төзеп куйганнар. Утарда бозаулар, атлар йөри. Тагын да аскарак төшкәч кечкенә урманчык. “Чүплек иде анда, — ди Рафис. — Аны чистарттык, буа буып куйдык, маймычлар да җибәрдем”.

Буага якынлашабыз, чулт–чулт сандугач сайрый, яр буеннан кыр үрдәкләре күтәрелә. “Шунда бала үстерәләр алар”, — ди Рафис.

Менешли йөзем агачларын күрсәтеп алды. Җимешләре эре, тәмле була, ди. Иске йортны сүткәч аның урынында теплицалар куярга уйлыйлар икән.

Ачык йөзле хуҗалар чәй эчерми җибәрәме соң! Алисә районда үткән “Төп йорт килене” конкурсында да иң тәмле ризык әзерләүче дип танылган иде. Кайнанасы Мәрьям апа (ул — удмурт, исемен шулай татарчалаштырганнар) да киленен, килен аны мактый. Җәлил хәзрәт тә җай чыккан саен төп йорт килене нигезне саклый, дип искә төшереп тора бит. Бу йортта да гаилә җылысы бөркелеп тора. Динислам белән танышлар инде, ә 6 яшьлек Зәринә балалар бакчасында иде.

Авылны чыккач урман полосасы буйлап умарталыкка юл тоттык. Бик матур, тыныч урыннар. “Елганы бөяп буа ясарга да уйлаган идем. Елганы буарга ярамый дип, әни каршы төште”, — ди Рафис. Керү юлының ике ягында каеннарга бау сузып йөзем агачлары утыртканнар. Зәңгәр мәтрүшкә, бал бирә торган үләннәр үстерәләр.

— Умартаны буярга да ярамый икән дип укыдым әле, — ди Рафис. — Кортлар ис сизү сәләтен югалта, чит кортларны аермый башлый икән.

Ис дигәннән, аларның үгез, атлары янында да бернинди начар ис сизмәдек.

— Махсус препарат бернинди ис калдыр- мый, — ди Рафис. — Үсемлекләр өчен дә, бал кортлары өчен файдалы яклары күп аның.

Алисәдән: “Кортлардан курыкмыйсыңмы?” — дип сорыйм.

— Баштарак бераз өркетә иде, хәзер ияләндем инде, — ди ул. — Аларның эшләвен карап тору да үзенә күрә бер рәхәтлек бирә.

Ильяс Фәттахов

 Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение