События

Курсада дини бәйге 23.05.2016

Курсада дини бәйге

18 майда Урта Курса авылының Мөхәммәдвафа мәчетендә ел дәвамында мәчеткә йөргән балалар арасында бәйге узды. Чара алган гыйлемнәрне тикшерү нияте белән оештырылды. Утызга якын бала катнашты. Бәйге 4 номинациядән торды. Катнашучыларга ислам диненә бәйле сорауларга җавап бирергә, ничә сүрә белүен күрсәтергә һәм 3 сүрә укырга, Коръәндә искә алынган пәйгамбәрләрнең исемен язарга һәм намаз укып күрсәтергә кирәк иде.

Балалар бик җитез җавап бирделәр. Кызлар арасында 1 урынны Адилә Бикбаева, 2 урынны Алия Бикбаева, 3 урынны Зилә Гайнуллина алды. Егетләр арасыннан 1 урын Ришат Хәмзинга, 2 урын Галим Гарифуллинга, 3 урын Рәмзил Шәгъниевка бирелде. Җиңүчеләргә грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйге тәмамлангач табын артында чәй эчтеләр. Балалар баллы, тәмле мамык белән сыйландылар. Һәр катнашучыга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Энҗе САФИНА,  КФУ студенты

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение