События

Урта Курсада «Курсави укулары» булды 25.05.2016

Урта Курсада «Курсави укулары» булды

Урта Курса мәдәният йортында I Бөтенроссия фәнни—гамәли конференция “Курсави укулары” булды. Галимнәр, дин әхелләре “Авыл җирендә татар мәхәлләсе үсеше: дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге” темасы буенча сөйләштеләр. Конференциядә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Кунаклардан Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые, Балтач районы имам—мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, филология фәннәре докторы, профессор Мирфатыйх Зәкиев, КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Илһам Фәттахов, шушы конференцияне оештыруда тырышып йөргән аспирант, “Мирас” нәшрият йорты директоры Александр Долгов һ.б. кайтты.

Утырышны татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, КФУ профессоры Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев алып барды.

XVII йөз ахыры —  XIX йөз башында Югары Курса авыл мәхәлләсендә имам—хатиб һәм үзе нигез салган мәдрәсәнең мөдәриссе булып күренекле татар галиме, дин белгече Габденнасыйр Курсави эшләгән. Аның хезмәтләре күп, әмма аз өйрәнелгән.

— Габденнасыйр Курсави беренче булып татар җәмгыятен уята башлаган кеше, — дип сөйләде КФУ профессоры Искәндәр Гыйләҗев. — Аңа авыр булган.

Бүген Габденнасыйр һәм аның абыйсы Габделхалик Курсавилар укыткан мәдрәсә исән түгел. Конференция резолюциясендә Г. Курсави укыткан мәдрәсә бинасын төзекләндерү, Курсави укуларын оештыруны традициягә әйләндерү һ.б. мәсьәләләр кабул ителде.

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение