События

Арчаның беренче мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады 25.05.2016

Арчаның беренче мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады

Арчаның беренче мәктәбендә соңгы кыңгырау гадәттәгечә һәр чара кебек искиткеч матур һәм оешкан төстә үтте. Кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан, үзләре дә чәчкәләргә тиң чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы Илшат Нуриев, мәктәп директоры Эльмира Сафина, әти–әниләр исеменнән Светлана Валиева һәм Ильяс Хәкимов котлады. 

Уку алдынгылары һәм җәмәгать эше активистлары Энҗе Сафина белән Эрнест Закиров кулындагы кыңгырау чыгарылыш сыйныфлар өчен ул көнне соңгы тапкыр чыңлады. Һәр 11 сыйныф укучысы исеменнән ишетелгән укытучылары, яраткан мәктәпләренә рәхмәт сүзләре, тынычлык һәм бәхет теләп күкләргә ашкан шарлар, матур чыгышлар һәм саубуллашу вальсы – бар да үзенчәлекле булды. Быел беренче мәктәпне 36, районда 196 укучы тәмамлый. 9нчы сыйныфлар – 605 (1нче мәктәптә 85). Алда аларны зур сынаулар көтә. Уңышлар сезгә, егетләр һәм кызлар!

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение