События

Зиннур Тимергалиевнең улы туган. Исем эзләп ерак йөрмәгәннәр 30.05.2016

Зиннур Тимергалиевнең улы туган. Исем эзләп ерак йөрмәгәннәр

"Матбугат.ру"да хикәяләре икешәр-өчәр мең карау җыйган язучы Зиннур Тимергалиевнең шушы көннәрдә өченче баласы туды. Хәзер ул күп балалы әти кеше.

Тимергалиевләр моңарчы уллары Айзат (10 яшь) һәм кызлары Айзиләне (8 яшь) үстерәләр иде. Яңа туган сабыйга да исемне эзләп ерак йөрмәгәннәр: "а", "й" һәм "з" хәрефләренә тугры калганнар. Малайның исеме - Айназ. Буе - 50 см. Авырлыгы - 3115 грамм.

"Төпчек-төпчек инде сигез елдан соң тансык бала, - диде "Матбугат.ру" хәбәрчесенә Арчада яшәп иҗат итүче Зиннур Тимергалиев, - Ул әллә ничек кенә булды шунда. Әллә Ходай шулай сиздерде, әллә туачак бала үзе безгә хәбәр бирде. Балага әнисе карынында җан яралганчы ук озкаламый улыбыз дөньяга туачагын аерым ачык сизенеп белеп тордык. Үзебез дә аңламыйбыз нигә шулай икәнен. Һәм нәкь менә ир бала булачагын да арерым сиземләдек".

Зиннур әфәндене һәм аның хатыны Ләйсән ханымны чын күңелдән котлыйбыз. Игелекле бала булып үссен!

Чыганак: http://matbugat.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение