События

Җиңүчеләр арасында райондашларыбыз да бар 31.05.2016

Җиңүчеләр арасында райондашларыбыз да бар

26 майда “Әкият” Татар Дәүләт курчак театрында “Укучының мәдәни көндәлеге” республикакүләм проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бу чара уку елы башында башланып киткән иде. Барлык башлангыч сыйныфлар укучыларына да мәдәни көндәлекләр өләштеләр. Балалар, әти-әниләре белән бергәләп, төрле мәдәни чараларда катнашылар, музейларда, кино- театрларда булдылар. Шул ук вакытта мәдәни көндәлекне дә тутыра бардылар: рсемнәрен буядылар, укылган китаплар, караган чаралар турында фикерләрен теркәделәр.

Җиңүчеләр арасында безнең райондашларыбыз да бар. Менә алар: Иске Чүриле урта мәктәбеннән 1 нче сыйныф укучысы Һидиятуллина Камилә, 2 нче сыйныф укучысы Һидиятулин Әлфис, Арчаның беренче номерлы урта мәктәбеннән 3 сыйныф укучысы Галиева Аделя һәм 1 нче сыйныф укучысы Лошаков Данил. Ә Данилның әтисе Лошаков Максим Владимирович “Иң мәдәни әти” номинациясндә җиңүче булды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз.

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение