События

Еллар сынавы үткән дуслык 02.06.2016

Еллар сынавы үткән дуслык

Мәктәп еллары гомер буена сагынып искә ала торган чор ул. Вакыт күбрәк үткән саен, ул еллар ныграк искә төшә, сагындыра. Эх, бер кайгысыз, иң бәхетле чак булган икән, дип әллә уфтанып куймыйсызмы?

Очрашулар… Менә нәрсә андый чакта үткәннәргә алып кайта. Арчаның беренче мәктәбендә үткән очрашуда быел мәктәпне тәмамлаганга 50 ел булган 1966 нчы елгы 10А һәм 10Б сыйныф укучылары да килгән иде.

50 ел! 18 яшьләре генә тулган тормышның әле ни икәнен белергә дә өлгермәгән егетләр һәм кызлар күптәннән инде лаеклы ялда, үзләре хәзер тормыш дәресләре бирерлек яшьтә, балалары буй җитеп, гаилә белән яши, оныклары, оныкчыклары үсеп беткән. Арчада гына яшәп, бер–берсе белән аралашып торганнары да, махсус читтән кайтканнары да бар иде очрашуда. Дулкынландыргыч мизгелләр.

– Бүген безнең ике сыйныфтан 22 кеше җыелды. Укытучыбыз, сыйныф җитәкчебез Рәйсә Вахитова белән дә еш очрашабыз. Гомумән, безнең сыйныфлар бик дус булды. Һәр ел мәктәпкә киләбез, бу вакыт эчендә нәрсә эшләнгән, нинди үзгәрешләр бар, шуны карыйбыз, уңышлары белән чын күңелдән сөенәбез, горурланабыз. Моны без үзебезнең бик күркәм традициябез дип саныйбыз. Бер–беребезне дә күз алдыннан югалтмыйбыз, – ди Әнисә Носова.

Әнисә ханым гомере буе сельхозтехникада, РМЗда баш хисапчы булып эшли, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы.

– Безнең сыйныфтан егетләребезнең барысы да җитәкче урыннарда эшләгән  дәрәҗәле кешеләр, – дип кушыла озак еллар районның баш жир төзүчесе булып эшләгән Габдуллаҗан Миннекәев. – 100 процент бала югары уку йортына укырга керде. Үз көчебез белән барына да ирештек. Заманы шундый иде. Ринат Галиев, Дмитрий Корнилов, Илдар Абайдуллин – отставкадагы өлкән офицерлар.

– Гомерләре буе Арча районында эшләгәннәрне дә әйтеп үтәсе килә, – диде Зөфәр Насыйров. – Габдуллаҗан Миннекәев, Әнисә Носова шундыйлардан. Гомәр Галиуллин районның баш агрономы булды. Аля Барышева гомере буе район үзәк даруханәсендә эшләде. Галина Бровина, Хәйдәр Сабиров–укытучылар.

Зөфәр Насыйров үзе дә җитәкче урыннарны биләде. Районның хөрмәтле кешеләренең берсе ул.

Менә шулай бөтен сыйныфны санап чыгарга була. Очрашуга килгәннәр бер–берсен уздыра–уздыра бер–берсе турында мактау сүзләре җиткерә, бер–беренә иң якыннары кебек ихтирам белән карый. Еллар сынавы үткән, шуңа карамастан җылылыгын саклаган, сүрелмәгән бу дуслыкка сокланырлык.

Гөлсинә Зәкиева

Чыганак: http://arskmedia.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение