События

Казиле болынында бәйге 03.06.2016

Казиле болынында бәйге

1 июньдә Айдар Сабировның гаилә фермасы җәйге лагеренда район сыер савучылары һәм ясалма орлыкландыру технологлары конкурсы булды.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов әлеге бәйгене гаилә фермасы базасында яхшы дәрәҗәдә оештырылуын әйтеп үттеләр.

Илшат Нуриев, Нәҗип Хаҗипов Сабиров белән Хәлиловның Казанбаштагы яңа төзелгән терлек торакларын карадылар. Аннан соң хуҗалык җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрделәр. Төп бурыч – яхшы сыйфатлы терлек азыгы әзерләү, терлекчелектәге эшләрне яхшырту.

Ә бу вакытта Казиле болынындагы бәйге дәвам итте. Сыер савучылар, ясалма орлыкландыру технологлары имтихан тотты. Теория һәм практика буенча сораулар шактый четерекле иде. Сыер савучыларга саву аппаратларын сүтеп җыярга да туры килде.

Бәйге тәмамлангач бүләкләүләр булды. Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев май аенда иң әйбәт күрсәткечләргә ирешкән “Ватан” ширкәте һәм “Северный” хуҗалыгының Шекә фермасынанә күчмә кубоклар тапшырды.

Илшат Нуриев һәм Нәҗип Хаҗипов сыер савучылар конкурсында беренче урынны алган “Ак барс” агрокомплексы” сыер савучысы Гөлфия Шәрәфетдиновага, икенче урынны алган “Игенче” хуҗалыгы сыер савучысы Айгөл Шәмсетдиновага, өченче урынны алган “Северный” ширкәте савымчысы Нәзирә Нигъмәтҗановага, ясалма орлыкландыру технологлары арасында беренче урынны алган Равил Хаҗиевка (“Северный”), икенче урынны алган Фаил Иблиевка (“Ватан”), өченче урынны алган Хәлил Вәлиевкә («Аю») бүләкләр тапшырдылар.

Сыер савучылар конкурсында беренче урынны яулаган Гөлфия Шәрәфетдинова Кукмарада үтәчәк ресублика конкурсында район данын яклаячак.

Чыганак: http://arskmedia.ru


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение